news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Арыслан авылы матур үзгәрешләр кичерә

Төзелеш эшләрен районның “Заман” җәмгыяте осталары алып бара.

(Кайбыч, 27 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районының табигатьнең матур почмагына урнашкан 178 кеше яшәүче Арыслан авылы соңгы вакытта матур үзгәрешләр кичерә. Күршедәге Колабирде авылы белән Арыслан арасындагы юлга вак таш салынуы моңа кадәр баткак юлда интегүләрдән азат иткән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән елны үзара салым акчасына сугыш каһарманнарының якты истәлегенә һәйкәл төзелгән, егерменче гасыр башларында салынган Никольский чиркәве инде күптән эшләми, аның янына менә дигән яңа часовня төзеп куйганнар. Инде менә, алты гына укучысы булса да, зурдан кубып, башлангыч мәктәпне төзекләндерделәр. Хәзер клубта ремонт башланып китте, диелә район хәбәрләрендә.

Арыслан мәктәбен танырлык та түгел: урам яктан металл сайдинг белән тышлаганнар, түбәсен, идәнен алыштырганнар, мәктәп эчендәге стеналарны да яңартканнар. Әле шушы араларда мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белән берлектә бирегә төзекләндерү эшләре белән танышырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ремонтка үз бәясен бирде. – Иске мәктәп белән хәзергесе арасында аерма җир белән күк арасы. Биредә ремонт нигездә төгәлләнгән инде, җир кипкәч башкарыласы эшләр генә калып бара, – диде ул төзүчеләр эшчәнлегенә уңай бәя биреп. – Мәктәпне уку елы тәмамлаганда – 25 майда соңгы кыңгырау бәйрәмендә файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. Балалар үзләрен 1 сентябрьдә шундый матур мәктәп көтәчәген белеп китсен дидек. Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү буенча кабул ителгән республика программасы никадәр балага шатлык бүләк итә. Төзелеш эшләрен үзебезнең райондагы “Заман” җәмгыяте осталары алып бара. Равил Җәләлиев җитәкчелегендә эшләүче төзүчеләрнең тәҗрибәсе зур. Алар район авылларындагы бик күп кенә мәктәпләргә, мәдәният йортларына сыйфатлы итеп ремонт ясап сыналу алган егетләр.

Арыслан башлангыч мәктәбе мөдире Елена Грошева әйтүенчә, биредә алты укучы белем ала. Киләсе елга бер бала укырга керә. Укучыларны Алсу Ногманова – татар теленнән, Елена Сәлахова инглиз теленнән килеп укыта. Алар башка мәктәпләрдә дә белем бирә.

– Авылыбыздагы бу мәктәп 1967 елда ук, ягъни 50 ел элек төзелгән. Аңа кадәр хәзерге клуб урынында сигезьеллык мәктәп булган. Ул мәктәпне Багай авылына күчергәннән соң, башлангыч мәктәп төзелгән, – диде Елена Грошева мәктәп тарихы белән таныштырып. Укучыларның әти-әниләре белән дә элемтәгә кердек. – Мәктәптә авыл киләчәге тәрбияләнә. Үзем дә шушы мәктәптә укыдым, ул вакытта сигезьеллык иде. Аннан соң Олы Кайбычка йөреп укыдык, – диде хуҗалыкта электрик булып эшләүче Евгений Гагаев. – Олы кызыбыз Инна быел Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлый, ул да башлангыч белемне туган авылыбызда алды. Икенче кызыбыз Анюта авылда дүртенче класста укый. Мәктәптә ремонт булуына бөтен авыл халкы шатлана, хәзер клубта да ремонт эшләре башланды. Кечкенә авылларга зур игътибар бирүләре өчен безне кайгыртучыларга зур рәхмәт. Клублары исә 2001 елда ачылган. Район башлыгы тырышлыгы белән республика бюджетыннан аны ремонтлауга да акча бүлеп бирелгән. Арысланга визиты көнне клубта да капиталь ремонт күләмен, нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген билгеләделәр. «Заман” төзүчеләре эшкә тотынган инде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100