news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районының алдынгы савымчысына Россиянең мактаулы исеме бирелде

Кайбыч районының алдынгы савымчысына Россиянең мактаулы исеме бирелде

(Кайбыч, 7 июль, «Татар-⁠ информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Татарстанның атказанган терлекчесе Елизавета Бартязованың хезмәтен тагын да югарырак бәяләделәр. Бөтенроссия кыр көнендә аңа “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне” дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге зур бүләкне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев тапшырды. Бу хакта “Кайбыч таңнары” газетасы сайты хәбәр итә.

“Авыл хезмәтчәннәренең авыр һәм мактаулы хезмәтен шулай күрә белгәннәре, югары бәяләгәннәре өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтлемен. Мин үзем 19 яшемнән фермага эшкә килгән идем, киләсе елның февралендә 60 яшемне тутырам. Ә үзем әле һаман савымчы булып эшлим, группамда 50 баш сыер бар. Фермада эшли башлавыма 42 ел вакыт узган инде, ул еллар сизелми дә үтеп киткән”, – диде Елизавета Бартязова.

news_right_1
news_right_2
news_bot