news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының алдынгы комбайнчылары акчалата сертификат алды

Әлеге сертификатларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

(Кайбыч, 17 ноябрь, "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары",  Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычның Алты игенчесе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы комбайнчысы" бәйгесе җиңүчесе булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Дубрава" җәмгыятенең өченче филиалыннан Илдар Шәрәфиев, Альберт Лазарев, икенче филиалдан Вячеслав Туртыгин 50 мең сумлык сертификатка лаек булды. Ә икенче филиалдан Валерий Савельев, өченчедән Харис Хәбибуллин, беренчедән Айрат Сафиуллин 30 меңлек сертификат белән бүләкләнде.

Әлеге сертификатларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

Районда танылган комбайнчылар Лазаревлар династиясен белмәгән кеше юктыр. Бүләкләнүчеләр арасында әлеге династияне дәвам итүче Альберт та бар. Хәзерге вакытта Артур 11 класста укый, бәлки киләчәктә ул да бабасы, әтисе һөнәрен дәвам итәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100