news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының 9 укучысы "Укудагы аерым уңышлар өчен" медаленә дәгъва кыла

Район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме гөрләде, унберенче классны тәмамлаучы 89 укучы өчен мәктәптә уку дәверендә ул соңгысы булды.

(Кайбыч, 25 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Быел иң зур чыгарылыш Олы Кайбыч мәктәбендә узды. Монда 11 классны тәмамлаучы 29 укучы олы юлга, тормыш юлына адым ясаячак. Тугызынчы классны 170 укучы тәмамлый, дип яза җирле басма.

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, быел районның өч мәктәбеннән тугыз укучы "Укудагы аерым уңышлар өчен" медаленә дәгъва кыла. Имтиханнарда алар белемнәренең нык булуын күрсәтер дип ышанабыз.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки һәм Олы Кайбыч мәктәпләрендә узган тантаналарда катнашты.

– Соңгы кыңгырау бәйрәме – күңелләрдә мәңге сакланучы балачак хатирәсе ул. Сезнең барыгызга да алда торган имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзегез теләгән уку йортларына керүегезне, һөнәр алуыгызны телим. Кайбычка дипломлы яшьләр кирәк, шуңа да югары белем алгач, туган якларыбызга әйләнеп кайтыгыз, – диде Альберт Рәхмәтуллин.

Мәктәп белән саубуллашу бәйрәменә әти-әниләр дә, район Советы, башкарма комитеты вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары да килгән иде. Алар чыгарылышларга бу тормышта үз юлларын, дөрес юл табуларын теләде.

– Безнең чыгарылышларыбыз – мәктәпнең горурлыгы, – диде Федоровское мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Данохон Гыйсмәтуллина. – Быел бездә алар 25 егет һәм кыз. Укучыларыбыз төрле, ләкин барысы да безнең өчен иң яхшылары, иң иҗадилары һәм иң сәләтлеләре. Унбер ел дәвамында алар, мәктәп данын яклап, муниципаль, республика, россиякүләм бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда уңышка иреште. Дүрт кызыбыз "Укудагы аерым уңышлар өчен" алтын медаленә дәгъва кыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100