news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районыннан Миңгалиевлар гаиләсе «Нечкәбил-2018» бәйгесенең зона турында катнашты

Алар «Матурлык һәм гармония» номинациясендә катнашучы һәм «Кунакчыл гаилә» номинациясендә җиңүче дипломнарына ия булган.

(Кайбыч, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Тәтештә ана матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлаучы «Нечкәбил-2018» республикакүләм бәйгесенең зона этабы узды. Анда Кайбыч районы Борындык авылында яшәүче Энҗе һәм Ранил Миңгалиевлар гаиләсе катнашты, дип яза җирле басма.

Әлеге бәйге күркәм гаиләләрне барлау, аналарның җәмгыятьтәге абруен тагын да күтәрү, бәхетле гаиләләр мисалында сәламәт яшәү рәвешен, милли һәм мәдәни традицияләрне пропагандалау, шәфкатьлелекне үстерү максатында үткәрелә.

Зона турында алты гаилә катнашып, гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында сөйләгән, аш-суга осталыкларын күрсәткән, концерт номерлары белән чыгыш ясаган. Миңгалиевлар «Матурлык һәм гармония» номинациясендә катнашучы һәм «Кунакчыл гаилә» номинациясендә җиңүче дипломнарына, фестивальнең партнерлары һәм иганәчеләре тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә лаек булган. Бәйге финалына үтүчеләр, 22 сентябрьдән соң, зона турлары тәмамлангач игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100