news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районындагы мәдәният йорты Фуат Таһиров исемен йөртәчәк

Мәдәният йортына аның исеме язылган мемориаль такта да куелды.

(Кайбыч, 27 май, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина)Район мәдәният йортына Татарстан Республикасының халык артисты, Татар курчак театрын оештыручыларның берсе, режиссер, драматург Фуат Таһировның исемен мәңгеләштерү максатында мемориаль такта куелды. Хәзер әлеге мәдәният йорты аның исемен йөртәчәк. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Шүширмә авылында 1917 елда туган драматургның 100 еллык юбилее уңаеннан оештырылган тантанага ТР Мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният оешмалары белән хезмәттәшлек итү һәм халык иҗатына ярдәм итү бүлеге начальнигы Гүзәл Габдуллина, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Яппарова, әлеге театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров, Фуат Таһировның улы Рөстәм белән кызы Гүзәл дә кайткан иде. Танылган якташыбызның исем-фамилиясе һәм аның курчак театрына нигез салуы турындагы мәгълүматларны үз эченә алган элмә тактаны тантаналы төстә ачканнан соң, фойега уздылар. Анда Фуат аганың иҗаты, Кайбычта Венера Сафиуллина җитәкчелегендәге “Әкият” балалар курчак театры эшчәнлеген чагылдырган экспозицияләр белән таныштылар. Венера ханым кунакларга башлангыч класста укучыларның бу театрга яратып йөрүләре, республикадагы гына түгел, бөтенроссия күләмендәге уңышлары турында горурланып сөйләде, киләчәктә Таһировның балалары ярдәмендә аның шәхси әйберләреннән күргәзмә булдыру теләге барлыгын да әйтте. Театрга йөрүче балалар фоейда “Әтәчкәй маҗаралары” әкиятеннән өзек тә күрсәтте.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында Кайбыч ягының бөек шәхесләргә бай булуы, әмма күбесе турында әле аз белүебез, аның булдыклы егет-кызлары хакында тарих битләреннән әле күп эзләнергә кирәклеген әйтте. – Фуат Таһиров әнә шундый олуг шәхесләрнең берсе. Венера Сафиуллина белән мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова элмә такта кую турындагы мәсьәләне кузгаткач, мемориаль тактаны Шүширмәдә кую турындагы тәкъдим яңгырады. Әмма без театрга нигез салган якташыбызның исемен район мәдәният йортына бирү турындагы уртак фикергә килдек. Бу хактагы хатны Татарстан мәдәният министры исеменә җибәрдек һәм ул яклау тапты.

Фуат ага барыбызныкы да, ул – Кайбыч җиренең горурлыгы. – Рухи мирасыбызны сак лап калу – безнең уртак бурычыбыз, – диде министрлык вәкиле дә. Кайбычта курчак театры ачып, даими эзләнүләрдә булганы өчен Роза Яппарова “Әкият” җитәкчесе Венера Сафиуллинага Рәхмәт хаты тапшырды. Әкиятче якташыбызның балалары әтиләренең исемен шулай кадерләп саклаулары өчен рәхмәтләрен белдерде. – Без бүген шатлыклы хисләр кичерәбез. Әтиебезнең рухы шат булсын иде. Әниебез Галия дә, әтиебез дә җәй буе гастрольләрдә йөрде. “Татарстан авыл-шәһәрләрен, аның халкын күрегез”, – дип җәйге каникулларда безне дә үзләренә ияртәләр иде. Шүширмәдә дә ял итә идек, бик матур авыл булып истә калган, анда киң күңелле кешеләр яши. Барыгызга да туганнарыбыз исеменнән олуг рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Рөстәм Фуат улы.

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры артистлары куйган “Дюймовочка” спектаклен дә яратып карадык, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100