Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районында үз йортында хуҗасы янып үлгән
Янгын бүген төнлә Ябалак авылының Елга аръягы урамында булган.
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Кайбыч районында үз йортында хуҗасы янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Янгын бүген төнлә Ябалак авылының Елга аръягы урамында 7нче йортта килеп чыккан. Ут 100 квадрат метр мәйданны биләп алган.
Янгын сүндерүчеләр янгын сүндергәндә 47 яшьлек йорт хуҗасы мәетенә тап булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тарканда сак булмаудан килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз