news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында югары уңышка ирешкән укытучыларга Рәхмәт хаты тапшырдылар

Кайбычның барлык мәктәпләре укытучылары, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм мәгариф ветераннарын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләде.

(Кайбыч, 6 октябрь,  "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Укытучылар көне 5 октябрьдә билгеләп үтелсә дә, мәктәпләрдә бәйрәм чаралары берничә көн алдан башланды. Укучылар, иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен эшкә җигеп, открыткалар ясады. «Яшь армиячеләр» лаеклы ялдагы мөгаллимнәрнең өйләренә барып, аларны бәйрәм белән котлады, хәлләрен белеште. «Укытучыңны котла» акциясендә катнашып, үзләренә белем һәм тәрбия бирүчеләрне һөнәри бәйрәме белән тәбрикләүчеләр дә шактый булды, дип яза җирле басма.

Бәйрәмчә бизәлгән залга район барлык мәктәпләреннән укытучылар, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм мәгариф ветераннары җыелды. Бер генә кунак та игътибарсыз калмады, һәрберсенә укучылар ясаган изге теләкле открыткалар тараттылар. Бәйрәмне «Авыл Денс» бию коллективы башлады. Аларның чыгышы еракта калган балачакка, кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайтып, күңелле дәресләрне, шау-шулы тәнәфесләрне искә төшерде. Бөек акыл иясе Сократ «Бары тик укытучы, табиб һәм судья һөнәрләре генә Ходай тарафыннан» бирелә дип язып калдырган. Килешми мөмкин түгел, чөнки педагог булу һәркемнең дә хәленнән килми. Район башлыгы Альберт Рәхмәтулллинның котлау сүзләренә дә әнә шундый мәгънә салынган иде.

- Сез балаларга белем һәм тәрбия бирүгә бар көчегезне куясыз, - диде ул. - Аларга олы тормышка юл күрсәтәсез. Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтеп, алдагы көннәрдә дә авыр һәм мактаулы хезмәтегездә яңадан - яңа үрләр, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлыкларның зурысын телим.

Альберт Рәхмәтуллин хезмәтләрендә югары уңышка ирешкән укытучыларга Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин кулыннан бүләк алучылар да күп булды бу көнне. Ул үзе һәм барлык мәктәпләрнең дә директорлары Казан федераль университетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Илмас Илдаровичның чыгышы һөнәрләренә, укытучысына мәдхия булып яңгырады.

-Укытучы, мәктәп... Гомер узган саен бу сүзләрне гел искә төшерәбез, - диде ул. - Шушы сүзләрне ишеткән саен, балачакка, мәктәп елларына кире әйләнеп кайткан кебек булабыз. Укытучым! Сез хәзер кайда? Тагын кемнәрне игелеккә өйрәтәсез, кемнәргә белем һәм тәрбия бирәсез? Мине онытмадыгызмы? Мин Сезне онытмадым. Сезне һаман да сагынам, миңа өйрәткән белемнәрегез, тирән мәгънәле сүзләрегез һаман да истә.

Педагогик хезмәт ветераннарының да урыны түрдә булды. Кайчандыр укытучы булып эшләгән апаларның иңнәренә шәлъяулыклар салдылар, абыйларга истәлекле бүләкләр бирделәр. Барысын да чәчәкләргә күмделәр. Шушы араларда юбилейларын билгеләп үтүчеләрне сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр. Алар арасында 36 ел гомерен балаларга математикадан белем бирүгә багышлаган Эльхамия Әхмәтуллина да бар иде.

- Тиздән миңа 70 яшь тула. Укытучы булган елларымны бик сагынам. Үзем эшләгән Чүти мәктәбе коллективына рәхмәт, онытмыйлар, бәйрәмнәргә гел чакырып торалар, - диде ул. - Бүген дә бик хөрмәтләделәр үзебезне. Бик яхшы оештырганнар. Сәхнә, зал бизәлеше, балалар чыгышы да бик матур. Чәй табыны артында да кунак иттеләр, бүләкләр дә бирделәр. Истәлеккә фотога төшкән идек, шул арада аны ясап та өлгерттеләр. Бик матур чыкканбыз. Барлык укытучыларга да зирәк, акыллы, белемле укучылар телим.

Укытучысы нинди, укучысы шундый, диләр. Педагогларыбыз белем биргән балалар төрле бәйге фестивальләрдә уңыш яулый. Олы Кайбыч мәктәбенең биология укытучысы Гөлшат Хәйретдинованы да укучылары Илсинә Шакирова белән Фирүзә Мусина әнә шулай сөендергән. Кызлар «Геройлар безнең арада» һәм «Эколидер» бәйгеләрендә җиңү яулаган. Тантанада укытучыга да, укучыларга да бүләкләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның ярдәмчесе Айнур Камалиев тапшырды.

Тәбрикләүләр балалар чыгышы белән үрелеп барды. Тантананың икенче өлешендә Роберт Галиев җитәкчелегендәге «Тургай» халык театры студентлары татар классик драматургиясенең күренекле вәкиле Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" драмасын куйды. Спектакльдәге күренешләр өлкән тамашачыны үткән яшьлегенә алып кайтса, Хәлил белән Галиябану арасындагы эчкерсез ярату яшьләргә дөньяда чын мәхәббәт барлыгын исбатлады. Тамаша тәмамлангач, укытучылар артистларны алкышлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин театр коллективына рәхмәт әйтте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100