news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында юбилейларын билгеләп үтүче педагогик хезмәт ветераннарын бүләкләделәр

Кайбыч районында юбилейларын билгеләп үтүче педагогик хезмәт ветераннарын бүләкләделәр

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч район мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада сентябрь-октябрь айларында юбилейларын билгеләп үтүче хезмәт ветераннарын тәбрикләп, истәлекле бүләк тапшырдылар. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
 

Алар –  Чүти мәктәбендә балаларга математикадан белем биргән Эльхамия Әхмәдуллина, Ульянковода башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән Лидия Ветлугина, Хуҗа Хәсәннән тарих һәм җәмгыять белеменнән укыткан Лидия Константинова, Олы Кайбыч мәктәбендә технологиядән белем биргән Миләүшә Баһавиева.  

news_right_1
news_right_2
news_bot