news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында яшел уракка әзерлекне тикшерделәр

Конкурс йомгаклары буенча, беренче урын “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалына бирелде.

(Кайбыч, 9 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч механизаторларының печән чорына ни дәрәҗәдә әзер булуларына Казан вәкилләре катнашындагы комиссия бәя бирде. Терлек азыгы әзерләү һәм сенаж, силос базларының 2018 елгы сезонга әзерлеге буенча үзара тикшерү Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә республиканың һәрбер районында үткәрелә, дип яза район газетасы.

Кайбычта үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма азык җыю техникасының төзеклеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен “Татагролизинг” җәмгыятенең баш инженер-директоры Нурсил Вәлиев рәислегендәге комиссия бәяләде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан терлекчелек буенча белгеч Айрат Хәбибуллин да бар иде. Алар барлык хуҗалыкларда да механизаторлар белән аралашты.

Тикшерү, гадәттәгечә, “Яңа юл” хуҗалыгыннан башланды.

– Безнең хуҗалыкта азык культуралары 355 гектар мәйданны били. Шул исәптән, 275 гектар мәйданда күпьеллыклар, 80 гектар мәйданда силоска кукуруз чәчтек. Азык урып-җыю техникасыннан “Полесье” комбайны, “ЖВН” чапкычы, роторлы чапкыч, “КИР-1,5”, үләнне җыеп, пресслау агрегаты, печән әйләндерүче тырмалар, “КамАЗ”, “МТЗ” тракторларыбыз да бар. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, егетләребез дә, техника да сынатмас, – диде хуҗалык агрономы Финар Насыйров.

“Подберезье”да күпьеллыклар 711 гектар, кукуруз 141 гектарда чәчелгән. Язгы чәчү соңрак тәмамлану сәбәпле, техниканы ремонтлап бетерә алмаганнар иде әле. Эшне тиз тотарга вәгъдә иттеләр.

“Дубрава” җәмгыятенең беренче, өченче филиалларында техниканың әзерлеге бер чама. Ә Ульянковода Радик Миңнуллин җитәкчелегендәге икенче филиалда барлык техника да бүгеннән печәнгә төшәргә әзер. Комиссия кайбер техниканы эшләтеп тә карады, ник берсе сынатсын! - диелгән район хәбәрендә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100