news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында яшь гаиләләргә торак төзелеше өчен субсидиягә сертификат тапшырдылар

Субсидиянең гомуми суммасы 7 миллион 459 мең 560 сумны тәшкил итә.

(Кайбыч, 3 август,  "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). "2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" программасы Кайбыч районында да уңышлы тормышка ашырылып килә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин торак төзелеше программасында катнашучыларга сертфикатлар тапшырды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Әлеге программа буенча "Гражданнар" категориясеннән районнан өч гаилә, ЯЯшь гаиләләр һәм яшь белгечләр" категориясеннән алты гаилә субсидия алды. Бу атнаның дүшәмбесендә аларга сертификатлар тапшырылды. Субсидиянең гомуми суммасы 7 миллион 459 мең 560 сумны тәшкил итә. Әлеге гаиләләр Олы Кайбыч, Ульянково, Шүширмә, Афанасьевка, Кошман, Чүти, Олы Урсак авылларында яши. Район башлыгы социаль субсидия алучыларны кайнар котлады, аларга туган җиребездә бәхетле тормыш теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100