news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында «Яшь гаиләләр» фестивалендә Миңнуллиннар гаиләсе җиңде

Бәйгенең максаты - авылның киләчәге булган яшьләр тормышын җанландыру, аларның активлыгын арттыру.

(Кайбыч, 26 гыйнвар, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Балалар шау-шуы, әти-әниләрнең шатлыклы авазы, тамашачыларның эмоцияләре белән тулы бәйрәмне Кайбычта мондый зур форматта беренче тапкыр үткәргәннәрдер, мөгаен. «Салават күпере» комплексында узган «Яшь гаиләләр» фестивалендә катнашып, биш гаилә традицияләре турында сөйләде, сәләтләрен һәм иҗат җимешләрен күрсәтте. Кайбычта үрнәк, яшь гаиләләр күп анысы, шулай да кеше алдына чыгып үз-үзеңне күрсәтү өчен теләк һәм әзерлек кенә түгел, кыюлык та кирәк шул. Фестивальне Казан артистлары – Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар алып барды.

Авылның киләчәге булган яшьләр тормышын җанландыру, аларның активлыгын арттыру максатында төрле уй-фикерләр белән янып йөрүче аграр яшьләр лидеры Рушан Сайранов әледән-әле “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” үткәргән бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешә. Ул узган ел “KAYBITSY FAMILY” (“Кайбыч гаиләләре”) проектын яклады һәм җиңү яулады. Яшь әти-әниләрне буш вакытларын, ялларын балалары белән бергә файдалы итеп уздырырга өйрәтү, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту максаты белән язылган проект нәтиҗәсендә әнә шундый җылы, матур бәйрәм үткәрелде дә инде. Гаиләләр өчен биремнәрне күп итеп әзерләгәннәр. Ләкин алар ярышып кына калмады, үзләре дә ял итте, кызыклы конкурсларда катнашып, күңел ачты, концерт карады. Өйгә бирелгән эшне дә «биш»лелек үтәгәннәр. Стена газеталарында һәрберсенең гаилә тормышыннан төрле мизгелләрне чагылдырган фотолар урын алган.

Жюри аларның һәрберсенә тиешле бәя бирде. Үзләре турында сөйләгәннән соң, катнашучылар кул эшләре белән таныштырдылар. Моңа барысы да оста булып чыкты. Әнә, Кошман авылыннан Айдар Насретдинов үз куллары белән балчыктан эшләгән савыт-сабалар алып килгән. Аның бизәкләп агачтан ясалган кечкенә сандыкларына Салават Миңнеханов та бик кызыкты. Айдарның тормыш иптәше Алинә аллы-гөлле җепләрдән чәчәкләр бәйләргә ярата. Укытучылар гаиләсе кул эшләренә осталыклары ягыннан гына түгел, җитез булулары белән дә аерылып торды. Уңган хуҗабикәләр нәрсә генә пешереп килмәгән, кай арада өлгергәннәр диген! Гаиләләрендә яратып ашалучы ризыкларны мактап кына калмадылар, бик теләп рецептлары белән дә бүлештеләр. Хуҗа Хәсәннән килгән Эльза Орлова милли ризык – өчпочмак әзерләгән. «Үзебезнең тана итеннән, тормыш иптәшем Аркадий, кызларым Алина, Регина, Дарина белән бергәләп үстергән бәрәңге һәм суганнан пешердем», диде ул. Кечкенәдән эшләп үскән бала башка кешенең дә хезмәтен хөрмәт итәчәк, диләр бит. Надеждинодан килгән Римма һәм Виктор Мухиннар да балалары Диана, Альмир һәм Заринага хезмәт тәрбиясе бирергә тырыша. «Кичләрен бергә җыелгач, кул эшләре белән утырабыз, – диде Римма ханым. Кошманның тагын бер үрнәк гаиләсенә күз тимәсен дип сокланып утырдык.

 Ул – Хикмәтуллиннар. Монда барысы да иҗади кешеләр. Шамил белән Гөлнара «Без икәү бербөтен, син дә, мин» дип җырлады, олы кызлары Кадриянең җыры әтисе белән әнисенә рәхмәт белән тулы иде. Кадрияләре белән уллары Камилдән башка мәктәптә бер генә бәйрәм дә узмый. Җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. Яшь ярымлык Камиләләре дә алардан калышмас әле. Кадрия апасы биегәндә, аның тирәсендә бөтерчек кебек бөтерелде. Сәхнә костюмнарын да балаларына Гөлнара үзе тегә. Җыр һәм биюгә сәләт кешегә тумыштан бирелә шул, ул я бар, я юк. Өйрәнеп кенә сәхнә тотып булмый. Ә Олы Кайбычтан Рамилә һәм Рамил Миңнуллиннар бар яктан сәләтле булып чыкты. Салмак көйгә парлап биеде алар. Бию белгече булмасам да, шуны әйтә алам: зифа буй-сыннарына, килешле хәрәкәтләренә сокланмыйча калган кеше булмагандыр. Олы Кайбыч мәктәбендә инглиз теле укытучы Рамилә Рафисовнаны районда күбесе белә һәм таный. Яшь, сәләтле, бар эшкә дә өлгер педагог ул. Сәнгатьне ярата, укытучылар коллективы белән концерт куйганда да, шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарында да актив катнаша. Рамилә өчен сәхнә ят түгел, ә Рамилнең халык алдында беренче тапкыр чыгыш ясавы. «Бу безнең өчен үзе бер жиңү булды», – диде Рамилә соңыннан. Кино-фильмнардагы көйләрне иң яхшы белүче дә Рамилә Миңнуллина булды. «Спортчылар гаиләсе» исемен яулау өчен дә кызу көрәш барды. Гаилә башлыклары арасында Кошман егетләре Шамил Хикмәтуллин белән Айдар Насретдинов үзләрен чын спортчы итеп күрсәтте. Ә гүзәл затлар арасында җиңүчене билгели алмадылар, барысы да диялек кыршауны билләрендә бертуктаусыз уйнатып кына торды. Тагын бер «өй эшенең» үтәлешен тикшерделәр – гаиләләр әзерләп килгән видеоларны да карадык. Мухиннар, Орловлар һәм Насретдиновлар аны фотолардан эшләгән. Хикмәтуллиннар балалар үскән чагындагы төрле мизгелләрне видеога төшереп, саклап килгәннәр, шуларны җыеп, бик матур презентация ясаганнар. Ә Миңнуллиннарныкы арада иң яхшысы иде, менә дигән клип төшергән алар. Эчтәлеге дә кызык: ир – хатынының, ә хатын иренең йорт буенча эшләрен башкара. – Клип төшерү – минем өчен иң яраткан бирем булды. Идеясе дә үземнеке, ул тормыштан алынган. Яшермим, хатын-кызның тавык та чүпләп бетермәслек эшеннән арыган вакытлар да булгалый. Ул чагында мин «Ник ир-малай булып тумадым икән?» дип тә уйлап куям, –диде Рамилә Миңнуллина. – Идеямне тормыш иптәшем дә хуплады, клипны сыйфатлы итеп төшерергә теләдек, шуңа күрә видеооператор чакырттык. Алтын туебызда рәхәтләнеп көлеп карарбыз әле, Алла теләсә.

Барыбыз да зарыгып көткән мизгелләр килеп җитте – җиңүче игълан иттеләр. Ул Миңнуллиннар гаиләсе – Рамил, Рамилә һәм аларның кызлары Ләйлә булды. Бер җиңү дә җиңел генә бирелми, әлеге гаиләнең һәр конкурска ныклап әзерләнгәне күренеп тора иде. Чәчәкләрдән зур стенд ясау өчен генә дә мең табакка якын төсле кәгазь һәм өч көн вакыт кирәк булган аларга. – Тормыш иптәшем Рамил белән без унбиш елдан артык бергә. Ун ел очрашып йөрдек, узган елның ноябрендә никахыбызга биш ел булды, – диде Рамилә. – Шул вакыт аралыгында бер-беребез турында барысын да белеп бетергәнбездер дип йөри идем, фестиваль алай ук түгел икәнлеген дәлилләде, ул моңарчы таныш булмаган якларыбызны ачты. Эшне җиренә җиткереп башкару күп көч сорый. Шуңа күрә бүгенге чарага ике атна дәвамында әзерләндек. Туганнарыбыз, дусларыбыз, хезмәттәшләрем һәм укучыларымның ярдәмен тойдык. Рамилә Миңнуллина районыбызның тагын да үсүен, актив гаиләләрнең күбрәк булуын теләде. Фестивальдә катнашкан, аны тамаша кылган һәркемнең теләге шундый булгандыр. «Иң күңелле гаилә» дип Миңнуллиннар танылды, “Иң тату гаилә” – Мухиннар, “Иҗади гаилә” – Хикмәтуллиннар булып чыкты, Насретдиновлар – “Спортчылар гаиләсе”, Орловлар – “Кунакчыл гаилә” номинациясендә җиңү яулады. Шундый фестивальләрнең дәвамлы булуын теләп, аларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. «Сезгә сокланып утырдык. Бүгенге фестивальдә катнашкансыз икән, димәк, сез гаиләгез, районыбыз язмышына битараф түгел, барыгызга да зур рәхмәт. Кайбыч үссен, балалар күп тусын, йортлар алар авазыннан яңгырап торсын», диде ул.

Фестивальне оештыручы Рушан Сайранов өчен бу көн икеләтә истәлекле булды – аның туган көне иде. Альберт Рәхмәтуллин, гомер бәйрәме белән котлап, аңа яңа башлангычларында уңышлар теләде, ел саен конкурсларда катнашып, грантлар отуы өчен рәхмәт әйтте. “Син туган җиреңне яратучы чып-чын Кайбыч егете”, диде ул.

Татарстан Республикасы “Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк җәмәгатьчелек оешмасының башкарма директоры Ильмира Сабирҗанова да туган көне уңаеннан Рушанга изге теләкләрен җиткерде. «Безнең оешма мондый бәйгеләрне ел саен үткәрә, алар ярдәмендә проектларны барлык районнарда да тормышка ашырырга мөмкин», диде. Ул Кайбычта яшь, тату, үрнәк гаиләләрнең күп булуын да теләде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100