Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары Президент сайлауларында катнашты
Үз гражданлык бурычын дүрт кеше үтәде.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Кайбыч районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз ватаннары Президентын сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирүдә катнашты. Вакытыннан алда тавыш бирү Апас район үзәгендә узды. Бу хакта «Кайбицкие зори» газетасы яза.
Үз гражданлык бурычын дүрт кеше үтәде. Күрше районга бару өчен транспортны Мәлки авыл җирлеге җитәкчелеге биргән.
Җирлек башлыгы Петр Поляков искәрткәнчә, Мәхмүт Арифов, Голиб Нармуминов, Куват Барханов, Нурдин Жураев тавыш бирүдә катнашканнар.
Барлык дүрт чит ил гражданы да Мәлки авылында яши, Азат Шәйдуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куялар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз