Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районында яшәүче сугыш ветераны Җиңү көнендә вафат булган
Анна Захаровага 97 яшь булган.
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 9 майда, Җиңү көнендә Кайбыч районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Захарова 97 нче яшендә вафат булган. Бу хакта “Кайбыч таңнары” газетасы яза.
Иртән бәйрәмгә җыенганда, кинәт кенә хәле начарланып киткән. “Күрәсең, бу үзенчәлекле көн Анна Андреевна өчен аеруча дулкынандыргыч булгандыр, барысы да исенә төшкәндер. Чөнки сугыш юлларында һәр көн үлем белән күзгә-күз очрашкан”, - дип яза газета.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бөек Ватан сугышы ветеранының улының кайгысын уртаклашкан.
1943 елда башлангыч класслар укытучысын армиягә чакыралар. Ул зенит артиллерия дивизионында хезмәт иткән. Польшаны азат итүдә катнашкан. Аны 1945 елда демобилизациялиләр.
Сугыштан соң Анна Бөрлебаш мәктәбендә эшләвен дәвам итә. Анда ул туган авылыннан 20 чакрым җәяү йөреп хезмәт куйган. Анна Захарова мәгариф системасында 42 ел эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз