news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында ярминкә узды

Уңган апалар кайнаткан корт, эремчекне, камыр ризыкларын, консервланган салатларны, бал, яшелчәләрне дә халык яратып алды.

(Кайбыч, 13 октябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Басулардан игеннәрне җыеп алгач, һәр елны район үзәгендә гөрләтеп ярминкә үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Ашлык, печән, салам, иткә ихтыяҗ аеруча зур булды. Олы Кайбыч авыл җирлегенә алдан заявкалар бирүнең дә йогынтысы булса кирәк, әлеге товарлар тиз арада сатылып бетте, дип яза район газетасы.

Уңган апалар кайнаткан корт, эремчекне, камыр ризыкларын, консервланган салатларны, бал, яшелчәләрне дә халык яратып алды. Мәлки кулланучылар җәмгыяте сатып алучыларга бәрәңге, кәбестә, башка төрле яшелчәләр, азык-төлек товарлары тәкъдим итте. Кайбыч икмәк пешерү комбинаты да үзләрендә җитештерелгән унсигез төрдәге продукция белән сату итте. – Ярминкәдә халык өчен барлык кирәк-ярак та бар. Быел һава шартларының уңай килүе басуларда мул иген, терлек азыгы җыеп алырга мөмкинлек бирде. Боларның барысына да уңган-булган халкыбыз тырышлыгы белән ирешелде. Бүгенге ярминкәгә “Дубрава” җәмгыяте, хуҗалыклар, авыл җирлекләре мул продукция алып килгән, палаткаларны матур итеп бизәгәннәр. Анда катнашучыларның барысына да рәхмәтемне белдерәм. Ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнендә кабат ярминкә уздырырга җыенабыз, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

– Ярминкә бай булды, мин ит, бодай, арпа, кыскасы, биш мең сумлык товар алып кайттым. Җитәкчеләргә, ярминкәне оештыручыларга рәхмәт, –диде Олы Кайбычтан Наил Шаһидуллин. –Мин ашлык алырга килдем, кәҗә, бозау, тавыклар асрыйбыз. Исәнлек булганда, мал асрарга тырышабыз. Без, пенсионерлар өчен, мондый ярминкәләр бик кирәк, чөнки терлек азыгы эзләп йөреп булмый хәзер, – дип әңгәмәгә кушылды Альберт Ярхәмов.

Мәктәп коллективларының фантазиягә бай булулары бу көнне ачык күренде. Үзләре үстергән яшелчә, җиләк-⁠җимештән, камыр ризыкларыннан, кул эшләреннән күргәзмә әзерләгәннәр. Һәр мәктәп жюри алдында чыгыш ясады. Нәтиҗә чыгарганда, бер укучыга иң күп яшелчә әзерләгән мәктәпләргә өстенлек бирелде. Нәтиҗәдә, Федоровское мәктәбе беренче урынга чыкты. Чүти һәм Олы Подберезье мәктәпләре – икенче-⁠өченче урыннарда.

Әйе, авыл халкы тырышлыгы белән өстәлләребез төрледән төрле сый-⁠нигъмәтләр белән тулы. Тынгысыз хезмәтләре өчен аларга рәхмәт әйтергә генә кала, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100