news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында Яңа елга иң матур итеп бизәлгән оешмалар, шәхси йортлар ачыкланды

Гран-⁠прига Олы Кайбыч мәктәбе ия булды.

 (Кайбыч,13 гыйнвар,  "Татар-информ", «Кайбыч таңнары»,  Фирәдә Сайранова). Кайбыч районында Яңа елга иң матур итеп бизәлгән оешмалар, шәхси йортлар ачыкладылар,дип яза җирле басма.

Шәхси йорт тирәсен бизәүчеләр арасында Салтыйганнан Гөлсинә һәм Радик Камаловлар гаиләсе беренче урынны яулады. Борындыктан Роза һәм Айрат Әбләизовлар – икенче, Олы Урсактан Фәнис Галиев өченче урында. Чүкри-Аланнан Гөлгенә һәм Радик Гыйльметдиновлар, Борындыктан Лилия һәм Ильяс Садыйковлар, Роза һәм Илдар Тимергалиевлар, Чүтидән Рузалия һәм Ринат Исламовлар, Хуҗа Хәсәннән Светлана Бартязова, Бәрлебашыннан Елена һәм Анатолий Ерамасовлар, Людмила һәм Сергей Анниннар, Альбина һәм Раил Галиевлар, Морза Бәрлебашыннан Гөлчәчәк Гыйбадуллина, Олы Кайбычтан Әлфия һәм Ильяс Хәмидуллиннар, Кече Кайбычтан Гөлирә һәм Зөфәр Гашыйгуллиннар кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Белем бирү учреждениеләре арасында беренчелек Хуҗа Хәсән мәктәбендә һәм «Аленушка» балалар бакчасында. Чүти мәктәбе – икенче, Мөрәле һәм Иске Тәрбит мәктәпләре – өченче. Олы Тәрбит башлангыч мәктәбе һәм «Карлыгач» балалар бакчасы, Кече Мәме мәктәбенә кызыксындыру бүләге бирелде. Гран-⁠прига Олы Кайбыч мәктәбе ия булды. Авыл җирлекләре арасында беренчелек Кече Мәме һәм Ульянковода. Икенче һәм өченче урыннар билгеләнмәгән. Кызыксындыру бүләгенә Надеждино, Иске Тәрбит авыл җирлекләре, Бәрлебашы һәм Мәлки күпфункцияле үзәкләре ия булды. Оешмалардан Картлар йорты, социаль яклау бүлеге, Мәлки кулланучылар җәмгыятенә бирелде. Колаңгы икмәк кабул итү предприятиесе махсус призга лаек булды. «Салават күпере» комплексы беренче урында.«ЭКО» үзәге, район сырхауханәсе – икенче-өченче урыннарда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100