news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында яңа автобус павильоннары барлыкка килә

Олы Кайбыч авылындагы почта элемтәсе каршысындагы автомобиль юлында тиздән профнастилдан эшләнгән павильон барлыкка киләчәк.

(Кайбыч, 28 октябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», , Мингазиз Сөнгатуллин). “Заман” төзелеш җәмгыятенең Владимир Жирков җитәкчелегендәге бригадасы павильон булачак урынга брусчатка җәеп куйды инде. Бу урында павильон күптән кирәк иде инде. Чөнки Колаңгы юнәлешендәге авылларга баручылар кышкы бураннарда да, язгы, көзге яңгырларда да шунда транспорт көтә, дип яза район газетасы.

– Безнең бригада зур түгел, Сергей Алексеев, Константин Зубринин һәм мин. Салтыйган, Арыслан, Кече Мәме авылларында шундый павильоннар куелды инде. Хуҗа Хәсәндә, Олы Кайбыч үзәгендә дә куела. Олы Кайбычтагы Төньяк урамына район үзәк сырхауханәсеннән җәяүлеләр өчен брусчаткадан юл салабыз. Узган ел әфганчылар һәйкәле янын төзекләндерүдә катнаштык, – диде Владимир Жирков. Фотодан күренгәнчә, павильоннар чыннан да матур, тирә-юньгә ямь биреп тора, янәшәсенә чүп савыты да куелган. Димәк, тәмәке төпчекләрен җиргә ташлап калдырмаска кирәк. Иң мөһиме – юлчылар өчен уңайлы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100