news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында урып-җыю алдынгыларын бүләкләделәр

Район башлыгы алдынгы комбайнчыларга рәхмәт хаты, күчмә флаг һәм акчалата премия бирде.

Кайбыч районында урып-җыю алдынгыларын бүләкләделәр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Республиканың Кайбыч районында 2019 елгы урып-җыю алдынгыларын бүләкләделәр. Аларга муниципалитет башлыгының Рәхмәт хаты, күчмә флаг һәм акчалата премия бирделәр. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бу көннәрдә Татарстанда «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсында 2019 елгы урып-җыюда мәшгуль булган меңнән артык механизатор катнаша. Республикада иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 25 млн сумлык 500 премия булдырылган. 

Алар арасында – «Дубрава» агрофирмасыннан Айрат Сафиуллин, «Гөбенә» агрофирмасыннан Альберт Лазарев, «Алтын башак» агрофирмасыннан Вячеслав Туртыгин, «Подберезье» агрофирмасыннан Михаил Торхеев һәм «Туган як-Агро»дан Фәнис Бикбов бар.

Урып-җыю кампаниясе алдынгыларына бүләкләрне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов тапшырды.

«Алдынгы комбайнчыларны атна саен билгелибез, алдынгыларга бүләкләрне хуҗалыкка барып тапшырабыз. Узган ел безнең механизаторлар иң яхшы комбайнчы исеменә республика конкурсы призерлары арасында иде, быел да алар иң яхшылар рәтендә булыр дип өметләнәбез», – диде Радик Камалетдинов.

Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренә караганда, районда бөртекле һәм кузаклы культураларны (бодай, арыш, арпа, солы, борчак) 20 мең гектардан урып-җыеп аласы бар. 26 августка 13,1 мең гектарда бөртеклеләр җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 29,6 центнер чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100