news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында «Уңыш» операциясе барышында печән һәм ашлык урлау очраклары теркәлгән

Җыеп алынган уңышны урлауга юл куймау максатында республикада «Уңыш» операциясе игълан ителде.

(Кайбыч, 20 август, "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районында «Уңыш» операциясе барышында печән һәм ашлык урлау очраклары теркәлгән, дип яза җирле басма.

Җыеп алынган уңышны урлауга юл куймау максатында республикада «Уңыш» операциясе игълан ителде. Ул 25 июльдән 18 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Кайбыч районында да берничә мобиль төркем булдырылган. Аларга ашлык, фураж, терлек азыгы урлау фактларына юл куймау, техника, ягулык-майлау материалларының сакланышын тәэмин итү бурычы йөкләнгән.

Кайбыч полициясенең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы, полиция майоры, районда әлеге операция өчен җаваплы Альберт Шәфиев хәбәр итүенчә, төнге патруль барышында Кече Кайбыч авылы кешесенең ике төргәк люцерна печәне урлау факты теркәлгән. Җиңел генә печәнле булырга теләүчегә беркетмә төзелеп, судка җибәрелгән. Хуҗа Хәсәндә яшәүче өч кеше 158 килограмм ашлык урламакчы булган, ләкин алар хокук сакчыларына килеп кабалар. Бу каракларга РФ Җинаятьләр кодексының 188 маддәсенең икенче бүлеге буенча җинаять эше ачыла. Мобиль төркемнәр көндәлек режимда эшли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot