Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районында туып-үскән Габделхәй Зиннәтуллинның якты истәлегенә чаңгы ярышлары узды
Әлеге ярышны ветеранның уллары оештыра, алар хәйриячелекнең дә матур үрнәген күрсәтә, бөтен финанс чыгымнарны үз өсләренә алалар.
(Кайбыч, 12 март, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы Олы Урсакта туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Габделхәй Зиннәтуллинның якты истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Әлеге ярышка районның барлык мәктәпләреннән дә укучылар чакырылды, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.
Әлеге ярышны ветеранның уллары оештыра, алар хәйриячелекнең дә матур үрнәген күрсәтә, бөтен финанс чыгымнарны үз өсләренә алалар. Бу юлы да аш-су осталары бөтен кешегә җитәрлек итеп коймак пешереп тордылар, самавырдан кайнар чәй өзелмәде, өстәл тулы тәм-том иде.
– Әтиебезнең якты истәлеген кадерләп саклыйбыз. Ул туган төбәген яратты, җир кадерен белде, үз төбәгенең чын патриоты идек. Бу ярышны оештыруыбызның максаты да яшьләрне шул рухта тәрбияләүгә үз өлешебезне кертү, аларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, Кайбыч үсешендә тирән эз калдырган шәхесләр белән таныштыру. Әтиебез Бөек Ватан сугышына яшьтәшләре белән бергә Ватаныбызны сакларга киткән. Каты яраланганнан соң, госпитальдә озак кына дәваланып, туган авылга инвалид булып кайта. Бөек Җиңүне дә авылыбызда каршы ала. Белемгә омтылышы зур булган әтиебез башта авыл Советы рәисе, соңрак “Пушкин” исемендәге колхозга рәис итеп билгеләнә. Тәтеш совхоз-техникумында читтән торып укый, агроном дипломы ала. 23 ел буена җитәкче булып эшләү дәверендә ул колхозны алдынгылар сафына чыгара. Күпсанлы хөкүмәт бүләкләре арасында “Хезмәт Кызыл Байрагы”, “Почет билгесе” һәм Ватан сугышы орденнары да бар, –дип укучыларны әтиләренең гомер юлы белән таныштырды Казанда яшәүче улы Гомәр Зиннәтуллин.
Әлеге ярышны карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. – Габделхәй ага Зиннәтуллин белән шәхсән очрашырга туры килмәсә дә, аның хезмәттәге батырлыклары белән мин яхшы таныш, – диде ул. – Әтиләре истәлегенә һәр елны шундый ярышлар оештырулары, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тартулары өчен улларына, оныкларына олы рәхмәтемне җиткерәм. Районыбыз үзенең батыр улларын, аларның данлы үткәнен онытмаска тиеш. Бәйгедә катнашучыларга, укучыларга, аларны ярышка әзерләгән укытучыларына рәхмәт. Без спортта да үз традицияләребезне дәвам итәргә тиеш.
Ярышта тугыз мәктәптән өч малай һәм өч кыздан торган командалар катнашты. Аларның һәрберсе 1200 метр арада эстафетада көч сынашты. Спорттагы уңышлары белән республикада дан тоткан Борындык командасы җиңүгә иреште. Олы Урсаклылар – икенче, Чүти чаңгычылары өченче урында. Ульянково мәктәбе командасы дүртенче урынга калды. Бәйгене оештыручылар–Габделхәй аганың уллары Гомәр, Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин һәм оныгы Марат ярышта җиңүчеләр һәм призлы урыннарга чыгучыларның барысына да истәлек медальләре, Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр, күчмә кубок әзерләгән, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз