news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында “Татарстан музейлары язы” акциясе үтә

21 апрельдән 26 апрельгә кадәр үтәчәк акция барышында Галия Кайбицкая исемендәге музейда узучы барлык чараларга һәм экскурсияләргә керү бушлай булачак

(Кайбыч, 24 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова) Кайбыч районында “Татарстан музейлары язы” республикада дүртенче ел рәттән үткәрелә. Аның максаты – музейлар арасындагы партнерлык тәҗрибәсен булдыру, музейга халыкны, яшь буынны һәм матбугат чараларын җәлеп итү. Шулай ук коллекцияләренең байлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтүне күз алдында тота, дип яза район газетасы.

Галия Кайбицкая исемендәге музейда түбәндәге чаралар үтәчәк:

24 апрель. “Безнен горурлык – Кайбыч имәнлекләре” дип исемләнгән лекция. 2017 ел – Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышлана.

25 апрель. “Кәрим Тинчурин һәм Галия Кайбицкая – иҗади дуслык” музей чарасы. “Бөек якташлар” темасы кысаларында язучы, татар профессиональ театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның 130 еллык юбилеена багышлана.

26 апрель. “Без Тукай оныклары”. Туган тел һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган тантаналы чара. Район җитәкчелеге, район мәктәпләре, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100