news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында тагын ике биотермик чокыр файдалануга тапшырылды

Биотермик чокырлар заманча төзелеш материаллары кулланып эшләнгән, барлык ветеринария таләпләренә туры килгән.

(Кайбыч, 5 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сунгатуллин). Экологик иминлекне саклау максатында соңгы араларда районда ел саен ике Беккер биотермик чокыры төзелә. Быел ул Кече Мәме һәм Надеждино авыллары янында файдалануга тапшырылды. Бу турыда район газетасы яза.

Заманча төзелеш материаллары кулланып эшләнгән, барлык ветеринария таләпләренә туры килгән биотермик чокырларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин узган атнаның җомгасында шәхсән үзе карап чыкты.

Кече Мәме һәм Надеждино авылларындагы элеккеге үләт базлары тулу сәбәпле, яңаларын төзү бурычы куелган иде. Бу эшне шәхси эшмәкәр Роберт Сафиуллин җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы башкарып чыкты.

Биотермик чокырлар территориясе ике метрга якын биеклектәге профнастил койма белән әйләндереп алынган 200 квадрат метр мәйданны били. Әлеге мәйданның уртасында тугыз-ун метр тирәнлектә чокыр казылып, өч метр диаметрлы, биеклеге тугыз яисә җиде метр булган тимер савыт урнаштырылган.

Әңгәмәгә район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиадиев та кушылды.

"Биотермик чокырлар төзү буенча республика программасы 2013 елда эшли башлады. Шул елдан башлап, безнең районда унбер биотермик чокыр төзелде. Алдагы елларда Бәрлебашы, Багай, Ульянково авылларында шундый чокырлар төзү бурычы тора. Алар төзелгән авылларда иске үләт базларын консервацияләп, күмеп киләбез", – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100