news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыклары бәйгесе узды

Конкурста “Робот техникасы” түгәрәген алып баручы Федоровское мәктәбе укытучысы Игорь Шихов җиңде.

(Кайбыч, 18 февраль, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Илүзә Сафина). Укучылар мәктәптә төп белем генә түгел, ә өстәмә белем дә ала. Алар үзләрен кызыксындырган төрле түгәрәкләргә йөри. «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыклары бәйгесе узды. Аның максаты –укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, иҗади эшләүче педагог турында уңай фикер формалаштыру. Чарада барлыгы җиде укытучы катнашты, дип яза районның "Кайбыч таңнары". 

Мөрәле мәктәбе укытучысы Рушания Мозаффарова «Кул эшләре дөньясында» түгәрәген икенче ел алып бара. – Түгәрәккә тугыз кыз һәм бер малай йөри. Мин күбрәк башлангыч сыйныф укучылары белән шөгыльләнәм. Без гофрелы кәгазьдән, сәйләннән, атлас тукымадан чәчәк бәйләмнәре ясыйбыз. Дүртенче класс укучыларым быел схема ярдәмендә бәйләргә өйрәнделәр. Тиздән Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша, шуңа күрә мин ачык дәресемдә гофрелы кәгазьдән баллы букет ясау төрен күрсәтергә булдым, – диде ул.

Галина Карлина Олы Подберезье мәктәбендә 16 ел укыта һәм “Яшь һөнәрче” түгәрәген алып бара. Алай гына да түгел, ул әле райондагы технология укытучыларының методик берләшмәсен дә җитәкли. – Мин “Кайбыч районы тарихы” түгәрәген җитәклим. Укучыларымда ватаныбызга мәхәббәт, башка халыклар мәдәниятын хөрмәтләү кебек хисләр тәрбиялим. Чөнки алар ата-бабаларыбызның ил азатлыгы өчен көрәшкәннәрен белеп үсәргә тиеш, – диде үз чыгышында Олы Кайбычтан Альбина Хәйруллина.

Ульянково мәктәбендә узучы “Авиамодельләштерү” түгәрәген Евгений Мареев җитәкли. Әле икенче ел гына эшләп килүче түгәрәкнең уңышлары да бар. Аның укучылары кәгазь самолетларны очырту буенча Татарстан чемпионатында катнашып, икенче, өченче урыннарны яулыйлар. Газетабызда хәбәр ителгәнчә, Андрей Никитин “Төгәллек” номинациясендә беренче урын алып кайткан иде.

“Робот техникасы” түгәрәген Федоровское мәктәбе укытучысы Игорь Шихов җитәкли. – Әлеге түгәрәк өченче ел эшли. Анда программалаштыруның, робот техникасының алга китеше белән кызыксынган укучылар йөри, - диде ул. - Алар районара, технопарклар нигезендә узучы чараларда катнашып киләләр. Робот техникасы фестивалендә укучым Сергей Волков “Роботлар сумосы” номинациясендә икенче урын яулады. Укытучыларның дәрес күрсәтү максаты – укучыларны кызыксындыру, түгәрәккә йөрү теләген арттыру. Һәр педагог үзенчәлекле ачык дәрес күрсәтте. Кайсылары укучыларны музыка, кул эшләре дөньясына, кайберләре авиамодельләштерү, робот техникасы түгәрәкләренә җәлеп итергә тырышты.

Нәтиҗәдә, Игорь Шихов беренче урынны яулады. Икенче урында Иске Тәрбиттән “Сандугачкай” түгәрәген алып баручы Надежда Полякова, өченчедә Галина Карлина. Җиңүче зона турында катнашу өчен Апаска барачак, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100