news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында шаяннар һәм тапкырлар клубының финал уеннары үткәрелде

Олы Кайбыч мәдәният йортында узган уеннарда өч команда катнашты.

(Кайбыч,17 ноябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары»,  Ләйсән Саттарова). Кайбыч районында шаяннар һәм тапкырлар клубының финал уеннары үткәрелде. Олы Кайбыч мәдәният йортында узган уеннарда өч команда катнашты, дип яза район газетасы.

Яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, талантларны барлау һәм уен аша аларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан үткәрелгән уеннарны Яр Чаллы шәһәренең «Плюс» шаяннар һәм тапкырлар клубы юниор-⁠лигасы редакторы Артур Кабальнов алып барды. «Кишмиш», «Забракованные» һәм «Бурундучки» командалары иң шаян, зирәк һәм тапкыр исемен алу өчен тырышты. Исеменнән үк күренгәнчә, «Кишмиш» командасында төрле авыл яшьләре тупланган иде. Район үзәк сырхауханәсенең «Забракованные» командасы нибары өч кешедән генә торды, шулай да оста уйнадылар. Ә «Бурундучки» данын Борындык авылы егет-⁠кызлары яклады. Командалар ике биремне үтәде – тамашачыларны сәламләде һәм аларның сорауларына җавап бирде. Уенчылар гаилә, мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән бәйле мәзәкләрне сәхнәдә күрсәтте. Алар татар һәм рус телләрендә чыгыш ясады. «Без тарихыбызны, мәдәниятебезне, туган телебезне саклыйбыз», – дип тәмамлады борындыклылар үз чыгышларын һәм «Туган тел» җырын башкардылар. Тамашачыларның сорауларына да һәркем үзенчәлекле, оста итеп җавап бирде. Сорау бирүчеләр арасында Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина активлык күрсәтте. Уен кызыклы барды, жюрига да җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Шулай да беренчелекне Борындык яшьләре алды, икенче һәм өченче урыннарны "Кишмиш"һәм "Забракованные"командалары бүлеште. "Иң яхшы актер"дип Борындыкта яшәп, Федоровское мәктәбендә белем алучы Константин Шленкин, "Иң яхшы актриса" булып үзәк сырхауханә табибы Лиана Ямилева танылды.

– Кайбыч яшьләре оста уйнады, барысы да шаян, тапкыр һәм мәзәкчән булып чыкты. КВНга әзерләнү өчен аларга нибары ике көн вакыт бирелде. Шулай да сынатмадылар, булдырдылар, – диде Артур Кабальнов. – КВН – ул үзенә күрә бертөрле кызык, шаян дөнья. Анда үзеңне башка яктан күрсәтә аласың, тәҗрибә туплыйсың, – диде Борындык мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова. – Биш кешелек командабыз белән шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарында икенче ел рәттән катнашабыз. Шул вакыттан бирле ватсаптан аралашабыз, анда "КВНщиклар" дигән төркемебез бар. Командирыбыз Энҗе Мингалиевага рәхмәтлебез.Былтыр өченче урынны яулаган булсак, быел беренче! Әзерләнү өчен вакыт аз бирелү сәбәпле, һәрберебез үз фикерен әйтте дә, тиз арада сценарий яздык. КВН да катнашу туган авылым данын яклау да. Бу минем өчен беренче урында. Сәхнәгә чыкканда эчемнән генә "Авыл өчен"дип чыгам. Бу минем девиз кебек. Кайбыч районы данын яклау мөмкинлеге нәкъ менә безгә бирелгәнгә шатланам, алга таба да сынатмабыз дип ышанам.

Шулай итеп, Борындык командасы шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарының Иделаръягы районнары арасында Буада узачак зона турында катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100