news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында шаулап-гөрләп “Кичке уен” узды

Бәйрәмгә килгән кайбычлыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.

(Кайбыч, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районында шаулап-гөрләп “Кичке уен” узды, дип яза район газетасы.

Үзебезнең җирлектә яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу, аларны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, районыбыз авылларында икенче ел рәттән “Кичке уеннар” оештырылды. Олы Кайбычның Сабантуй мәйданында аларга йомгак ясадылар. Җыр-моң, бию, уен-көлке белән узган бу “Кичке уен” чын мәгънәсендә милләтләр бердәмлеге бәйрәменә әйләнде.

Бәйрәмгә килгән кайбычлыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.

-Нинди матур көн бүген! Кырларда комбайннар эшләгәне мәйданга хәтле ишетелеп тора. Барыбыз да һава торышы матур торсын дип теләсәк иде. Урак тәмамлангач, тырыш хезмәтчәннәребезне җыеп, тагын да зуррак бәйрәм ясарбыз әле, - диде ул. - Кичке уен ул – гореф-гадәтләребезне яңарту, аларны башкаларга да җиткерү. Моңа үз өлешен керткән хәркемгә рәхмәтемне белдерәм.

Альберт Рәхмәтуллин кичке уеннарны авылларда үткәрүдә активлык күрсәткән Борындык, Бортас, Мөрәле, Кече Мәме, Чүти, Федоровское мәдәният йортлары методистларын бүләкләде.

Олы Кайбычтан Иншәр Гыйсмәтуллин, Рузалит Сөнгатуллин, күрше Яшел Үзән районының Танай авылыннан Рәис Тазов “Кичке уен”га җигүле атларын бизәп килгән иде. Сабантуйларга ямь өстәүче әлеге ат хуҗаларына да бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләр тапшырылганнан соң, җырлы-биюле түгәрәк уеннары башлады. Татар, рус, чуваш, керәшен, мишәр фольклор коллективларының уеннар башлады, аларга тамашачылар кушылды. Һәр уен үзенчә күңелле үтте, барысында да катнашасы гына килеп торды. Алар күмәк биюләр, халык җырлары белән үрелеп барды. Бәйрәм күмәкләшеп “Зәлидә” әйләнү белән тәмамланды.

Мәйданның тышкы ягында коймак, пылау, уха пеште, чәй кайнады. Төрле тәм-томнар тезелгән табыннар артында теләге булган һәркем әлеге нигъмәтләр белән сыйланды. Уен-көлке, музыка караңгы төшкәч тә яңгырап торды әле, “Кичке уен”ны дискотека алыштырды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100