news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар катнашында киңәшмә үтте

Очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, прокурор Руслан Заһретдинов катнашты.

(Кайбыч, 30 июнь, "Татар-информ",  “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Бүгенге көндә безнең районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән биш шәхси эшмәкәр, өч крестьян-⁠фермер хуҗалыгы, “Молторг” һәм Мәлки кулланучылар җәмгыятьләре шөгыльләнә, дип яза җирле басма.

– Иделаръягы зонасына кергән районнар арасында сөткә иң түбән бәя Кайбычта. Сәбәп нәрсәдә? Татарстан хөкүмәте халыктан җыелган сөткә түләү бәяләрен киметмәү сәясәтен алып бара. Сөт акчасының вакытында түләнүе, аның түбән булмавы, бу өлкәдә тәртип урнаштыру мөһим, – диде Альберт Рәхмәтуллин һәм сөткә түләүне 16 сумнан да ким итмәү бурычын куйды.

Сөтнең сыйфаты турындагы мәсьәләне шәхси эшмәкәрләр бу юлы да кузгатты. “Сөткә су кушучылар, ачый башлаганын тапшырырга җөрьәт итүчеләр һаман да бар әле. Болар аркасында заводлар без илткән сөткә тиешле бәяне түләми”, – диде алар. 

– Намуссыз кешеләр аркасында башкалар зыян күрергә тиеш түгел. Сөткә су кушучыларны ачыкларга, сөтен кабул итмәскә кирәк. Анализ алыгыз, тикшерегез һәм тиешле чарасын күрегез, – диде прокурор Руслан Заһретдинов.

Эшмәкәрләрнең генә түгел, сөт тапшыручыларның да фикерен ишетәсе килеп, без аларның кайберләренә мөрәҗәгать иттек.

Екатерина Савельева, Надеждино, өч сыер асрыйлар:

– Сөтне “Молторг” җәмгыятенә тапшырабыз, сөт җыючыдан без канәгать. Соңгы тапкыр исәп-⁠хисапны бер литр өчен уналты сумнан ясады. Шулай да, күбрәк түләнсен иде. Продукциягә бәя югары булса, терлек асраучылар артыр, авыл кешесенә шөгыль булыр иде. Ә сыйфатсыз сөт тапшыруга килгәндә, мин моны бернинди кысаларга сыймый торган әдәпсезлек дип саныйм. Бу шәхси эшмәкәрнең дә икмәген кисү дип уйлыйм. Аның да бит тырыш хезмәтенең әҗерен күрәсе килә.

Зинаида Гурьянова, Мәлки, тугыз сыер асрыйлар:
– Сигез сыердан көненә 150 литр сөтне Мәлки кулланучылар җәмгыятенә тапшырабыз. Бәяне төшермәсеннәр иде инде, терлекне өметләнеп, файдасын күрер өчен асрыйбыз бит. Терлек азыгы да арзан түгел. Сөткә су кушу турында уебызга да килгәне юк. Аның ояты гына да ни тора?! Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә дигәндәй, моның ахыры хәерле тәмамланмаячак.

Әнисә Әскәрова, Борындык, алты сыер асрыйлар:

Биш сыердан савылган сөтебезне шәхси эшмәкәр Мөдәрис Галиуллинга бирәбез. Июнь аеның яртысына бер литр сөт өчен 15 сумнан түләде. Кибеттә ул 45-⁠50 сум тора. Бер литр су бәясе дә 25 сум. Авыл халкының тырыш хезмәте лаеклы бәяләнсен, сөткә бәяләр түбән тәгәрәмәсен иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100