news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында шәхси эшмәкәр документлары булмаган килеш спиртлы эчемлек саткан

Әлеге сәүдә ноктасыннан барлыгы 25 литр сыра сатудан алынган.

(Кайбыч, 15 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районында шәхси эшмәкәр сатылырга яравын раслаучы документлары булмаган килеш кабат спиртлы эчемлек саткан, дип яза район газетасы.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль органы Кайбычтагы полиция бүлеге белән берлектә алкоголь продукциясен легаль булмаган сату фактын ачыклады.

Тикшерү барышында шәхси эшмәкәр кибетендә сыра һәм сыра эчемлекләрен сатылырга яравын раслаучы документлары булмаган килеш сатуга кую очрагына тап булдылар. Әлеге сәүдә ноктасыннан барлыгы 25 литр сыра сатудан алынган. Икенче тапкыр шундый адымга барган эшмәкәргә карата административ хокук тәртибен бозу турындагы эш кузгатылды, тикшерү билгеләнде. Әлеге төр хокук тәртибен бозган өчен РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 14.16 маддәсе нигезендә административ җаваплылык каралган.Тикшерү материаллары Татарстанның Арбитраж судына җибәрелгән. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль органының контроль-инспекциясе бүлеге белгеч-эксперты Анна Гыйләҗева хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100