news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында сайлаулар буенча укулар узды

Аларда сүз сайлауга кагылышлы үзгәрешләр, яңалыклар хакында барды.

(Кайбыч, 4 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Фирәдә Сайранова). Кайбыч районында сайлаулар буенча укулар узды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова үткәргән әлеге укуларда сайлауларны гамәлдәге законнар нигезендә уздыруның беренче чираттагы бурыч икәнлеге төп фикер булып яңгырады, дип яза район газетасы.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, укулар башланыр алдыннан залга мөрәҗәгать итеп: «Россия Президентын сайлаулар илебез өчен иң төп сайлауларның берсе ул. Шуңа да без аны оешкан төстә үткәреп җибәрергә бурычлы», – диде. Олег Сквордяков белдерүенчә, “мобиль сайлаучы”ларга аерым игътибар бирелә. – Сайлауларның тиешенчә узуы сайлау комиссияләренең эшчәнлегенә бәйле. Комиссия Россия Федерациясе Президентын сайлауларда гражданнарны үзләре яшәгән урын буенча исемлеккә кертү турындагы гаризаларны кабул итүне оештыра, сайлаучылар исемлекләрен барлый, беркетмәләр белән эшли

. Гражданнарның сайлауларга хокукларын тормышка ашыру максатында, ялда, командировкада булган яки теркәлү урыны буенча яшәмәүче кешеләргә үзләренә җайлы булган участокта сайлау мөмкинлеге тудырыла. Бу очракта сайлаучыга дәүләт хезмәтләре сайты аша онлайн-гариза тутырыла. 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр күпфункцияле үзәк яки территориаль сайлау комиссиясендә, 25 февральдән башлап теләсә кайсы сайлау участогы комиссиясендә гариза тутырырга мөмкин. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова чыгышында да сайлау комиссияләре әгъзалары өчен бик күп файдалы мәгълүмат яңгырады. Ул эшчәнлекнең төп принципларын һәм юнәлешләрен билгеләде, сайлаучылар булган урында тавыш бирүнең гамәли мәсьәләләренә игътибар юнәлтте, мәгълүмати-аңлату эшчәнлек концепциясен күрсәтте.“ Сайлаучыларга мәгълүмат бирү – өстенлекле бурыч. Сайлау хокукы булган һәр татарстанлы тавыш бирү вакытын, урынын һәм мөмкинлекләрен белергә тиеш», – диде ул.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильяс Галиуллин әйтеп узганча, Кайбычның барлык сайлау участокларында да сайлауларга кагылышлы эш алып барыла. – Сайлау комиссияләренең составы, сайлаучылар исемлекләре барлана. Система администраторы тарафыннан район ЗАГСы һәм федераль миграция мәгълүматлары буенча сайлаучылар исемлеге ай саен яңартыла: вафат булучылар, пропискаларын үзгәртүчеләр исемлектән чыгарыла, 18 яшь тулучылар исемлеккә кертелә. Комиссия әгъзалары, укулардан соң, тестлар уза һәм аның нәтиҗәләре буенча аларга сертификатлар тапшырыла. Ульянководагы сайлау участогы комиссиясе рәисе Наталья Челнокова ТР Үзәк сайлау комиссиясе үткәргән укулардан бик күп яңа мәгълүматлар алуы турында әйтте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100