news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесе үтте

Хезмәт алдынгылары район Сабантуенда да хөрмәтләнәчәк әле.

 

(Кайбыч, 23 июнь, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районында савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесе үтте. Быелгы районкүләм ярыш Мөрәле авылында үтте. Анда 25 савымчы, 26 технолог һөнәри осталыкта көч сынашты, дип яза район газетасы.

Ак халатлы савымчылар, технологлар “Ак Барс Кайбыч- 1” җәмгыяте офисы янындагы алмагач үсентеләре утыртылган ямь-яшел чирәмле бакчага җыелды. Савымчыларның күбесе бер-берсе белән таныш, шуңа да сөйләшер сүзләре бетмәде, сагынышканнар, йөзләреннән елмаю китми. Кайсылары Сабантуйда бергә бүләкләнгән, узган еллардагы бәйгедә катнашкан. Ә технологлар ешрак очраша, чөнки алар белән киңәшмәләр әледән-әле үткәрелеп тора. Иске Чәчкаб фермасы савымчысы Наҗия апа Борһанова белән дә алдынгылар слетларында еш очрашырга туры килә.

- Быел да, бу бәйгедә катнашырга тәкъдим иткәч, каршы килмәдем. Группамда 45 сыер бар, һәрберсеннән тәүлегенә 15 килограммнан артыграк сөт савып алам. Безнең хезмәт хаклары күпме сөт җитештерүгә карап түләнә бит. Яшермим, узган айда утыз мең сумнан артыграк хезмәт хакы алдым. Эшләгән кешенең кадерен беләләр, рәхмәт. Бездә управляющий булып эшләп, хәзер “Ак Барс Кайбыч- 2” җәмгыяте директоры булган Радик Миңнуллин эшебез белән гел кызыксынып тора, - диде ул. - Мине бер генә нәрсә борчый: безне кемнәр алыштырыр икән соң? Яшьләр фермага килергә атлыгып тормый. Без дүрт савымчы эшлибез: мин, Алсу Әбүзәрова, Гөлсинә Таҗиева, ә менә Вера Андреева читтән - Чувашиядән килгән. Утызар мең сум акчаны шәһәрдә дә бар җирдә дә түләмиләр әле ул. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Илфат Шәрәфиев, Рафаэль Сөнгатуллин, селекция - нәсел эше буенча начальник Нәгыйм Сибгатуллин, баш ветеринария врачы Илсур Зиадиев бәйге шартлары белән таныштырганнан соң, савымчылар фермага, ә технологлар ясалма орлыкландыру технологы кабинетына җыелды. Сыер саву аппаратларын тизлеккә сүтеп җыйган савымчыларның кулларына күз иярми, шулкадәр остарып беткәннәр. Кече Мәме фермасы савымчысы Тамара Армянинова җиңел кулдан бәйгене башлап җибәрде. — Безнең авылда ферманың яңадан эшләп китүенә ноябрьдә өч кенә ел тула әле. Ә аңа кадәр Апасның Табар-Черкен, Югары Осланның Коргуза фермаларында эшләргә туры килде. Хәзер үз авылыбызда шатлана-шатлана эшлибез,- диде ул.

Әңгәмәбезгә технолог Ирина Старшова да кушылды: – Ә минем күрше-тирәдәге фермаларга йөреп эшләргә мөмкинлегем булмады. Чөнки өч кечкенә баланы ташлап кая чыгып китәсең? Шуңа да дүрт ел өйдә эшсез утырырга туры килде. Югыйсә, үзем югары белемле мал табибы. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт, авыл халкы соравы буенча, фермаларны яңадан ачтырды, күпме кешегә эш урыны булды. Әнә шулай сөйләшә- сөйләшә, бәйгенең ахырына килеп җиткәнен сизми дә калганбыз.. Бәйге җиңүчеләрен Альберт Илгизәрович килеп җиткәч игълан иттеләр. Ул монда барлык хуҗалыкларның җитәкчеләре, инженер-техниклары белән бергә район кырларын карап йөргән җиреннән килде. Савымчы хатын-кыз һөнәре саналса да, беренче урынны Бәрлебашыннан алдынгы савымчы, Татарстанның атказанган терлекчесе Илгиз Борһанов яулады. Ул Кайбыч данын Алабугада узачак республика бәйгесендә яклаячак. Мәлкидән Любовь Бухарова, Багайдан Тамара Шулаева икенче-өченче урыннарны бүлеште. Ә технологлардан Хуҗа Хәсәннән Вероника Губеева җиңде, ул да республика ярышында катнашчак. Борындыктан Мәдинә Миңгалиева, Багайдан Татарстанның атказанган терлекчесе Людмила Радионова – икенче-өченче урыннарда. Альберт Рәхмәтуллин җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Бәйгедә катнашучыларның барысына да тәмле күчтәнәчләр өләштеләр, ашханәдә сыйладылар. Хезмәт алдынгылары район Сабантуенда да хөрмәтләнәчәк әле, дип яза район газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100