Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районында сөт җыючы эшмәкәрләр катнашында киңәшмә узды
Аны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина алып барды.
(Кайбыч, 20 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Кайбыч районында сөт җыючы эшмәкәрләр катнашында киңәшмә узды. Аны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина алып барды, дип яза район газетасы.
Киңәшмә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм чараларыннан файдалануга анализ ясаудан башланды.
– Терлекләргә генә түгел, күпләп кош-корт сатып алучыларга да субсидия бирелүе турында күбегезгә мәгълүм. Әлеге программа агымдагы елның 1 июленә кадәр генә эшләячәк, – диде Эльвира Заһидуллина. – Илледән башлап, йөз башка кадәр кош-корт алган очракта, бер чебеш өчен 30 сум, үрдәк бәбкәсенә 80 сум һәм каз бәбкәсе белән күркәгә 100 сум субсидия бирелә. Мөһим шарт – алар утыз тәүлектән дә зур булмаска тиеш.
Алга таба сүз шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт өчен исәп-хисап ясау бәяләре хакында булды. – Татарстан хөкүмәте халыктан җыелган сөткә түләү бәяләрен киметмәү сәясәтен алып бара, – дип дәвам итте Эльвира Заһидуллина.
– ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, даими рәвештә сөткә яңа бәяләр тәкъдим итә. Шәхси эшмәкәрләр әлеге тәкъдимне үтәргә әзер. Шул ук вакытта алар хуҗалыклардан җыйган сөтнең сыйфаты канәгатьләнерлек булмавыннан зарланды. – Сыйфатлы сөтнең майлылыгы 3,4 процент булырга тиеш. Сөткә су кушучылар да, ачый башлаганын бирергә батырчылык итүчеләр дә бар, – диде Чүтидән эшмәкәр Рафаэль Щукин. –46 мең сумга сөтнең составын тикшерә торган махсус аппарат сатып алдым, шулай да, анализ нәтиҗәләре белән килешмичә, аңа ышанмаучылар да бар. Ул аппаратны мин үзем ясамадым бит, дөрес күрсәтә. Шәхси эшмәкәрләр сөт тапшыручылар белән килешү төзүдә кыенлыклар булуын һәм антибиотиклы продукция белән эш итүчеләр барлыгын да әйтте. Алар әлеге проблемаларны хәл итү буенча фикер алышты. – Димәк, сыйфатлы сөт тапшырган очракта гына, аңа бәяләрне югары дәрәҗәдә саклап булачак. Сыер асраучылар моны аңласыннар иде. Берничә намуссыз кеше аркасында башкаларның кыенлык кичерүе матур күренеш түгел. Андыйларга карата тиешле чаралар күрергә кирәк, – диде Рәмис Хәялиев. Утырышта күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү йөзеннән, шәхси эшмәкәрләргә, авыл җирлекләре башлыклары белән бергә, халык җыеннары үткәрү тәкъдиме кертелде, аларның графиклары билгеләнде. «Сыйлы көнем – сыер белән», диләр. Бу чыннан да шулай. Табыннарыбызда көн саен яңа савып кергән сөт, эремчек, каймак. Ә әлеге җыеннар файдага булыр, сөт тапшыручылар аңлар, үзләре алачак акчаны үзләре үк кисәргә батырчылык итмәс дип ышанасы килә, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз