news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында “Полиция Кыш бабае” дип исемләнгән акция үткәрелә

Олы Урсак, Федоровское, Олы Кайбыч, Ульянково, Олы Подберезье, Чүти һәм Хуҗа Хәсән авылларында яшәүче балалар полиция Кыш бабаеннан күчтәнәч алды.

(Кайбыч, 30 декабрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин).  Кайбыч районында “Полиция Кыш бабае” дип исемләнгән акция үткәрелә, дип яза җирле басма.

Олы Урсак, Федоровское, Олы Кайбыч, Ульянково, Олы Подберезье, Чүти һәм Хуҗа Хәсән авылларында яшәүче балалар полиция Кыш бабаеннан күчтәнәч алды. Яңа ел бәйрәмен балалар гына түгел, өлкәннәр дә ниндидер могҗиза көткәндәй көтеп ала. Районыбызның барлык авылларында да бәйрәмне каршы алырга әзерлек эшләре бара. Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмый. Полиция Кыш бабае һәм Кар кызы ел саен аз керемле, күп балалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел күчтәнәчләре өләшә. Агымдагы елның 20 декабреннән башлап, районыбызда “Полиция Кыш бабае” дип исемләнгән акция үткәрелә.

Кайбыч полиция бүлегендә шундый 34 гаилә профилактик исәптә тора. Аларда барлыгы 67 бала тәрбияләнә. Күчтәнәчләрне Полиция Кыш бабае белән Кар кызы, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге начальнигы Фәния Кәлимуллина таратты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot