news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында полиция бүлеге кубогына волейбол турниры узды

Турнирда оешма-предприятиеләрнең җиде ир-егетләр командасы катнашты.

(Кайбыч,  17 ноябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Кайбычта волейбол ярышында катнашырга район башкарма комитеты, «Челтәрле кампания» район электр челтәре, мәдәният бүлеге, үзәк сырхауханә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, полиция бүлеге, янгын сүндерү часте командалары заявка биргән. Аларны полиция начальнигы Рушан Хуҗин сәламләде.

–  Турнир оештыруыбызның максаты– сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Спорт яраткан кеше тормышны да ярата ул, ныклы ихтыяр көчле була. Җиңүче команда күчмә кубокка ия булачак. Барыгызга да уенда уңышлар теләп калам, – диде ул. – Полиция хезмәткәрләренең спортны пропагандалауга керткән өлеше мактауга лаек. Алар үзләре дә спорт белән дус. Төрле ярышларда актив катнашалар, җиңү арты җиңү яулыйлар, – диде яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов.

Командалар арасында ярыш кызу һәм озак барды. Алар ике тапкыр җиңелгәнчегә кадәр уйнады. Волейболчыларга җанатарлар да көч өстәп торды. Уен нәтиҗәләре буенча, беренче урынны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре командасы яулады һәм күчмә кубокка лаек булды. Икенче-өченче урыннарны полиция бүлеге һәм электр челтәре командалары бүлеште. Үзәк сырхауханә командасы – дүртенче, янгын сүндерү часте – бишенче, башкарма комитет – алтынчы, мәдәният бүлеге җиденче урында. – Безнең мәдәният бүлегендә эшләүче хатын-кызлар командасы волейбол ярышларында даими катнаша. Ә без, егетләр, бүген беренче тапкыр гына уйнадык, – диде Рафаэль Нигъмәтуллин. – Уен күңелле булды, җиңмәсәк тә, ошады. Волейболны балачакта, үсмер чорда безнең Кече Кайбыч авылында Атау дигән урынга җыелып уйный идек. Җитезлек һәм игътибарлылык сорый торган әлеге уенның сәламәтлек өчен дә файдасы зур.

Җиңүче командаларга бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән полиция начальнигы Рушан Хуҗин тапшырды. Рәмис Хәялиев полиция бүлеге күрсәткән инициативаның дәвамлы булуын һәм аңа башкаларның да кушылуын теләде, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100