news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында наркотиклар, психотроп матдәләрнең зыяны турында балаларга сөйләделәр

Бу профилактик чарада сүз яман гадәтләрдән саклану, кеше аңына начар йогынты ясаучы психотроп матдәләрнең зыяны, сәламәт яшәү рәвеше турында барды.

(Кайбыч, 5 август, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина) Кайбыч районында балаларга наркотиклар, психотроп матдәләрнең зыяны турында сөйләделәр Мөрәле авылы мәдәният йортында узган бу очрашуга балалар, яшүсмерләр, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр чакырылган иде, дип яза район газетасы.

Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннна оештырылган бу профилактик чарада сүз яман гадәтләрдән саклану, кеше аңына начар йогынты ясаучы психотроп матдәләрнең зыяны, сәламәт яшәү рәвеше турында барды. Җәйге каникул вакытында оештырылган бу очрашу балаларда җылы тәэсирләр калдырды.

 Мәдәният йорты директоры, “Яшьлек” яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Венера Фруэнтова һәм авыл китапханәчесе Миләүшә Әхмәтова балаларга “Алмазның төш күрүе” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша әзерләгән иде. Әлеге тамашада яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар үзләре чыгыш ясады. Анда унбиш яшьлек малайның төшендә начар гадәтләр белән күзгә-күз очрашуы хакында сүз бара. Тамаша тәмамланганнан соң, “Өмет” үзәгенең гаиләләр һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Эльвина Хисамова яшүсмерләр өчен төзелгән психологик программа нигезендә дәрес алып барды. Ул тәкъдим иткән “Бәйлелек яхшыга илтми”, “Бөек кешеләрнең тормыш һәм яманлык турындагы фәлсәфәсе” дип исемләнгән кыска метражлы фильмнар, слайдлар яшьләрдә кызыксыну уятты. Фильм буенча фикер алышуда балаларның берсе дә читтә калмады. Стрессларга ничек каршы торып булырга кирәклеге турындагы киңәшләр дә аларга киләчәктә ярдәм итәчәк әле. Әлеге профилактик чарада Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, полициянең участок уполномоченные Радик Фәсхетдинов, фельдшер-акушер лык пункты фельдшеры Фәридә Сибгатова, район үзәк сырхауханәсенең наркология кабинеты шәфкать туташы Илсөяр Севастьянова, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллина да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100