Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районында Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылды
«Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күчмә күргәзмә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Кайбыч районының Олы Кайбыч авылы музеенда Муса Җәлилгә багышланган «Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күчмә күргәзмә эшли башлады.
«Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатирының музейара күргәзмәләр проекты кысаларында оештырылды. Ул бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган», — дип сөйләде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, күчмә күргәзмә агымдагы елның 10 февраленә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз