news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында модульле кибетләр ачылды

Байморза һәм Федоровское авылларындагы яңа кибетләр Татарстанда модульле сәүдә нокталары төзелеше программасын тормышка ашыру кысаларында ачылды.

(Кайбыч, 23 март,  "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кибет ачу тантанасы иң элек әлегә кадәр үз сәүдә ноктасы бөтенләй булмаган Байморза авылында узды. Кечкенә авылларда мондый объектлар көн дә ачылмый, шуңа да авыл халкы шактый күп җыелган иде анда, дип яза җирле басма.

Тантана башланганчы концерт карадылар. Аларның шатлыгын уртаклашырга җитәкчеләр дә килгән, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков та монда. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләү чыгышында болай диде:

– Республикабызда, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан, утыздан артык программа эшли. Бу программалар авыл җирлекләрендә үткән халык җыеннары вакытында кабул ителгән үтенечләрне исәпкә алып төзелә. Кибетсез яшәве кыен, бөтен кешенең дә, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең, күрше авылга яки район үзәгенә барып, азык-төлек сатып алырга мөмкинлеге юк.Шуны истә тотып, Байморза авылында модульле кибет төзелде. Халыкка шундый уңайлыклар тудырырга ярдәм иткән өчен Президентыбызга рәхмәт, – диде ул. Мәлки кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков әйтеп узганча, модульле кибеттә азык-төлек, көнкүреш товарлары сатыла, заявка булса, җиһазлар, башка кирәк-яраклар да алып кайталар. Сәүдә ноктасының мәйданы 50 квадрат метр тирәсе. Ул электр белән җылытыла. Бина якты, җылы. Байморзада кибетче Наталья Галәтдинова 135 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Мондый модульле кибетләр үзебезнең Татарстанда эшләнә. – Безнең авылда кибет 1986 елда колхоз акчасына төзелгән иде. Ул кибеттә Людмила Федорова эшләде. Соңгы елларда кибет бик искерде, аны күмер белән ягып җылыту өчен кочегар да тоттылар. Узган елның көзендә аны сүттеләр, бу кибет шул урында пәйда булды.Кибет булмагач, кыен иде. Кече авылларда яшәүчеләрне кайгыртучыларга рәхмәт, – диде кырык елдан артык терлекчелектә эшләгән Зоя Зарипова. Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятенә күптән түгел автокибет тә кайтартылган. Җәмгыять рәисе Салават Халиков әйтүенчә, бу автокибет кечкенә авылларны азык-төлек товарлары белән тәэмин итүдә кулланылачак. Алар елның теләсә кайсы фасылында сату итәргә мөмкин булырлык итеп җиһазландырылган. Көннең икенче яртысында Федоровское авылындагы модульле кибетне ачтылар.

– Федоровское – райондагы зур авылларның берсе. Монда, Байморзадан аермалы буларак, шәхси эшмәкәрләр ачкан берничә кибет эшли. Ә менә авыл кулланучылар җәмгыятенә караган бер генә кибет тә юк иде. Сәүдә хезмәте күрсәтүчеләр арасында сәламәт көндәшлек булсын, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү тагын да яхшырсын дип, модульле кибетнең берсен биредә ачарга булдык, – диде Альберт Илгизәрович.

Авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин, авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Нина Моисеева да яңа кибет ачылышы өчен республика, район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Сатып алучыларга Светлана Вахитова белән Гөлнара Егорова сәүдә хезмәте күрсәтәчәк, дип яза җирле басма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100