news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында мәдәният хезмәткәрләре өчен семинар үткәрелде

«Актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме» дигән темага багышланган семинарда Казан шәһәреннән дә белгечләр катнашты.

 (Кайбыч, 3 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Кайбыч районында мәдәният хезмәткәрләре өчен «Актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме» дигән темага багышланган семинарда Казан шәһәреннән дә белгечләр катнашты, дип яза җирле басма.

Доцент, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко үзешчән театр сәнгатен үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләде. Ул актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме үзенчәлекләренә дә тукталды. Аның дәресендә «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең курчак театрында шөгыльләнүчеләр һәм район мәдәният йорты каршындагы курчак театры клубына йөрүче яшь артистлар да катнашты. Болактагы яшьләр театры режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Фәтхуллин мәдәният хезмәткәрләре өчен кызыклы мастер-⁠класс үткәрде. Очрашу азагында Казан театр училищесы студентлары мәктәп укучылары өчен Александр Хмеликның пионерлар тормышы турындагы «Ә яңгыр чиләкләп койды...» спектаклен сәхнәләштерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot