news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында кышкы каникуллар чорында балаларга сүрәләр өйрәтәчәкләр

Дини дәресләрне Олы Кайбыч авылында Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте алып барачак.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанның Кайбыч район үзәгендә Яңа ел каникуллары вакытында балаларга дини дәресләр үткәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. 

Олы Кайбыч авылы мәчетендә кышкы каникуллар вакытында укучы балалар өчен, Коръәни Кәрим сүрәләрен өйрәнү буенча бер атналык дини курслар оештырыла. Беренче дәрес 2 гыйнвар көнне 13:00 сәгатьтә була. Дәресләрне Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте алып барачак. Дәресләр вакытында балалар өчен төрле уеннар, викториналар һәм мавыктыргыч чаралар да уздырылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot