news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында көзге чакырылышта армия сафларына 35 егет алыначак

Районда егетләрне армиягә озату тантанасы булды.

(Кайбыч, 27 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районында армиягә озату тантанасы булды. Армия сафларына 35 егет алыначак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Булачак солдатлар алдында иң элек Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин чыгыш ясады.

Мәдәният хезмәткәрләренең җырлары белән бергә үрелеп барган тантанада Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән мәктәпләренең яшь армиячеләр хәрәкәте координаторлары Гөлинә Габдрахманова, Людмила Краснова актив эшчәнлекләре өчен хәрби комиссариатның Рәхмәт хатларына лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot