news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында җитәкчеләр басуларның торышына бәя бирделәр

Механизаторлар алдында торган төп бурыч – үсемлекләрне саклау, кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләү.

(Кайбыч, 25 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Шушы көннәрдә Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар басуларның торышына бәя бирде, дип яза җирле басма.

Язгы кыр эшләренең ни дәрәҗәдә оешкан төстә алып барылуы, технология таләпләренең үтәлүе кырларда ачык чагыла. Танышу Мөрәле басуыннан башланды.Колаңгы станциясе янындагы шикәр чөгендере яхшы тишелгән. “Агрохимсервис” җәмгыяте басулары да күзне иркәли, үсемлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртергә дә өлгергәннәр. “Яңа юл” хуҗалыгы басуларында да орлыклар тигез тишелгән. Еллар уңышлы килсә, бу кырлардан мул уңыш көтәргә була. Арыслан, Колабирде, Багай, Ульянково басуларында да игеннәр мул булырга ошаган. “Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалындагы игеннәр дә матур гына үсеп килә. “Подберезье”да да зур эш башкарылган.

– Элегрәк бу хуҗалыкны еш кына тәнкыйтьли идек. Соңгы елларда монда игенчелек культурасы шактый алга китте. Уҗым, сабан культуралары яхшы гына үсеп килә. Биредә һәр гектар мәйданга 120 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертелгән. Тулаем алганда, район кырларында орлыкларның тишелеше яхшы. Хезмәт сөйгән халкыбыз тырышлыгы белән ирешелгән уртак хезмәт нәтиҗәсе бу. Хәзер чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы көрәш алып барырга кирәк. Игенчелек тармагындагы уңышларыбыз сөендерә, терлекчелек тармагындагы күрсәткечләрне узган елгы дәрәҗәгә җиткерү зарур. Моның өчен мөмкинлекләребез җитәрлек, – диде Альберт Рәхмәтуллин.

Механизаторлар алдында торган төп бурыч – үсемлекләрне саклау, кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләү, картайган күпьеллык үлән кырларын беренче катка урганнан соң сөрү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100