news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында исерек тракторчы тоткарланган

Аңа карата беркетмә төзелгән һәм район җәмәгать судына тапшырылган.

(Кайбыч, 14 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"  ). Кайбыч районы юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, руль артына исерек килеш утырган шоферларны барлау максатында ЮХИДИ инспекторлары даими рәвештә рейдларга чыга, дип яза җирле басма.

ЮХИДИ инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Илфат Әхмәтов әйтүенчә, сентябрь ахырларында Олы Подберезье авылыннан ерак түгел Пләтәни белән ике авыл арасындагы юлда шул авылда яшәүчене “МТЗ- 80” тракторында исерек хәлдә туктатканнар. Аңа карата беркетмә төзелгән һәм район җәмәгать судына тапшырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot