news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районында инвалидлар җәмгыяте оешты

Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 1770 инвалид исәпләнә.

(Кайбыч, 16 сентябрь, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Авыл җирлекләре башлыклары һәм физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр катнашында җәмәгатьчелек үзәгенең актлар залында узган утырышта инвалидлар җәмгыяте активы сайланды, дип яза җирле басма.

Инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә эшчәнлек алып баручы җәмгыять белән Кече Мәме авылыннан Анастасия Киселева рәислек итәчәк. Аның урынбасары итеп Олы Кайбычтан Марат Вәлиев билгеләнде, секретарь булып Надеждинодан Ольга Ветлугина сайланды.

Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 1770 инвалид исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot