news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында ике Беккер биотермик чокыры файдалануга тапшырылды

Беккер чокырының өстенлеге шунда – анда ташланган биологик калдык, цистернадагы югары температура исәбенә, 30-40 көн эчендә таркалып бетә.

(Кайбыч, 4 август, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Соңгы елларда Беккер биотермик чокырлары төзү буенча Кайбыч районында күләмле эш башкарылды. Халык телендә үләт базы дип йөртелүче мондый чокырлар 2013 елдан башлап Олы Урсак, Борындык, Федоровское, Мәлки, Олы Подберезье, Чүти, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендә төзелгән булса, күптән түгел генә алар Иске Тәрбит белән Кошманда да файдалануга тапшырылды, дип яза район газетасы.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ветеринария таләпләренә туры килерлек итеп төзелгән әлеге объектлар белән шәхсән үзе танышты. Ике җирлектә дә биотермик чокырлар ике метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган. Тугыз-⁠ун метр тирәнлектәге чокырга диаметры өч, биеклеге тугыз метрлы тимердән эшләнгән савыт урнаштырылган. Әлеге савыт тирәсе бетон белән ныгытылган, һава суыру торбасы калдырылган. Чокыр янындагы будкада ветеринария белгече мал түшкәсен ярып, үлем сәбәпләрен ачыклый, анда эш киемнәре, дезинфекция кирәк-⁠яраклары саклана. Әлеге эшләрне шәхси эшмәкәр Роберт Сафиуллин җитәкчелегендәге бригада башкарган.

– Иске Тәрбит һәм Кошманның үләт базы элек тә шушы урында иде. Без аны яхшылап күмдек. Бу объектларны ветеринария таләпләренә туры китереп төзедек, – диде Роберт Сафиуллин.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бригаданың эшне намус белән сыйфатлы итеп үтәвен әйтте.

– Төзелеш эшләре республика программасы ярдәмендә башкарылды, -⁠ диде ул. – Ел саен безнең районда әнә шундый ике биотермик чокыр файдалануга тапшырыла. Беккер чокырлары экологик һәм биологик яктан куркынычсызлыкны, ягъни төрле авырулардан саклауны тәэмин итү өчен кирәк.

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев әйтүенчә, Беккер чокырының өстенлеге шунда – анда ташланган биологик калдык, цистернадагы югары температура исәбенә, 30-40 көн эчендә таркалып бетә. Иске Тәрбит һәм Кошмандагы яңа чокырларга шушы җирлеккә караган авыллардагы шәхси хуҗалыклардан һәм җәмгыятьләрдән үлгән терлекләр китерелә. Мал суйганнан соң калган калдыкларны да теләсә кая ыргытырга ярамый. Алар Беккер чокырына ташланырга тиеш. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да, биологик калдыкларны җыю, үтильләштерү һәм юк итүнең ветеринар-санитар кагыйдәләренә туры китереп эшләнгән мондый чокырның бик кирәк булуын ассызыклап, рәхмәтен ирештерде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100