news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында «Игътибар, балалар!» профилактик акциясе үткәрелә

Акциянең максаты - балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юлларда үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен булдыру.

(Кайбыч, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары" ). 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр «Игътибар, балалар!» профилактик акциясе үткәрелә. Аның максаты - балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юлларда үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен булдыру, дип яза җирле басма.

Кайбыч полициясенең ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов хәбәр итүенчә, агымдагы елның җиде аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 329 юл-транспорт фаҗигасе булган, аларда дүрт бала һәлак булган, 339ы имгәнгән. Бу вакыт аралыгында Кайбыч районы юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, өч бала зыян күргән. «Игътибар, балалар!» акциясе барышында ЮХИДИ инспекторлары балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә әңгәмәләр һәм профилактик чаралар, педагоглар белән очрашулар, машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен үтәвен тикшерү буенча рейдлар уздыра. Хәзер юлларда кечкенә җәяүлеләр – беренче класс укучылары барлыкка килде. Аларга яктылык кайтаручы элементлар бирелә. Мондый элементлар күпчелек укучыларның киемендә, мәктәп сумкаларында бар инде. Барлык шоферлар да игътибарлы булсыннар, юл кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100