news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында “Игътибар, балалар!” операциясе дәвам итә

Әлеге операциянең максаты – балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү.

(Кайбыч, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районында “Игътибар, балалар!” операциясе дәвам итә, ди п яза район газетасы.

Район ЮХИДИе начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, Кайбыч районында 10 сентябрьгә кадәр “Игътибар, балалар!” операциясе дәвам итә.

Әлеге операциянең максаты – балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү.

– Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш булабыз, укучыларга, кечкенәләргә юлларда дөрес йөрмәүнең аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында сөйлибез. Хәзер яңа уку елы башланды. Төрле түгәрәкләрдән соң, укучылар өйләренә караңгы төшкәч кенә кайтырга чыгалар, –диде Фирдүс Тимершин. –Велосипедта йөрүче укучылар да еш очрый. Аларның киемендә дә, велосипедта да яктылыкны кире кайтаручы элементлар юк. Ата-аналар балаларына кием сайлаганда шундый элементлы киемнәргә өстенлек бирсен иде. Алар аерым да сатыла, киемгә, велосипедка беркетергә мөмкин. Республика юлларында велосипедчы баланы машиналар бәрдереп китү очраклары бар. Ата-аналар балаларның караңгыда велосипедта йөрүләренә чик куйсалар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100