news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында Халыкара туган тел көненә багышланган төбәкара семинар үтте

Семинарда Чүти мәктәбе укучылары Халыкара туган тел көне уңаеннан татар теленә багышланган шигырьләр һәм җырлар, биюләр башкарды.

(Кайбыч, 24 февраль, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Кайбыч районы Чүти урта мәктәбе базасында Халыкара туган тел көненә багышланган төбәкара семинар үтте. Анда район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, район мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров, урынбасары Светлана Петрова, күрше Чувашия республикасы Комсомол районы һәм Кайбыч районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Семинарда Чүти мәктәбе укучылары Халыкара туган тел көне уңаеннан татар теленә багышланган шигырьләр һәм җырлар, биюләр башкарды. Әлеге мәктәп укытучысы Раилә Козлова “Ак чәчәкләр”, Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Алсу Хәмидуллина “Нәрсә ул бәрәкәт”, Иске Тәрбит мәктәбе укытучысы Римма Васильева “Кеше – җирнең гүзәл чәчәге” темаларына мастер-⁠класс үткәрде. Комсомол районыннан килгән укучылардан торган “Тапкырлар” һәм Кайбыч районының “Зирәкләр” командалары “Тамчы-⁠шоу” интеллектуаль уенында татар теле һәм әдәбияты буенча булган белемнәрен сынады. Әлеге уенны район мәгариф бүлегенең милли белем бирү һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Энҗе Гарифуллина үткәрде. Укучылар сорауларга җавап бирде, мәкальләрне дәвам иттеләр, сүзтезмәләрдәге хаталарны таптылар, командалар капитаннары аерым биремне үтәде. Нәтиҗәдә, уенда дуслык җиңде. Анда катнашкан укучыларга район мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул семинарга йомгак ясап, аны үткәрүдә тырышлык күрсәткән педагогларны да бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100