news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында «Халкым хәзинәсе» фестивале үтте

Фестивальне карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка җитәкчеләр дә килде.

(Кайбыч, 30 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсе быел да, “Халкым хәзинәсе” фестивале кысаларында, районыбызның төрле авылларында иҗат итүче фольклор коллективларын үзенә җыйды. Мәдәният бүлеге тарафыннан, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау, үсеп килүче буынга әби-бабалардан килгән мирасны калдыру максатын күз уңында тотып оештырылучы фестиваль быел икенче мәртәбә узды. Үз традицияләреңне генә түгел, бер җирлектә яшәгән башка милләтләрнең дә рухи хәзинәсен белү һәм өйрәнүгә дә йогынтысы зур аның. Рус, татар, чуваш, керәшеннәр бер-берсенең буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, уен, җыр-йолалар йолаларын тамаша кылды, берсенекен икенчесе кабатламый торган милли киемнәренә сокланды. Шулай итеп, мирасны барлау нияте белән башланып киткән фестиваль чын мәгънәсендә дуслык бәйрәменә әйләнде, дип яза район газетасы.

Мәдәният йортының фойесында ук җанлылык күзгә ташланды. Фестивальне тамаша кылырга килүчеләр төрле милләтләрнең музейларда гына сакланучы кадерле экспонатларыннан эшләнгән күргәзмә белән таныша, катнашучылар, төркем-төркем булып, җыр-биюләрен кабатлый, киемнәрен төзәтә. Алар барысы да гап-гади авыл кешеләре, берсе дә профессиональ артист түгел. Ә җюри исә мәртәбәле кешеләрдән - якташыбыз, Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова, “Бәрмәнчек” ансамбле җитәкчесе Артур Поляков, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары Вакыйф Саркаров һәм Владимир Варламовтан торды. Фестивальне карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка җитәкчеләр дә килде.

Беренче булып сәхнәгә чыккан район мәдәният йортының “Дуслык” халык ансабле татар халкының “Кич утыру” йоласын сәхнәләштерде. Чыгыш ясау өчен бирелгән кыска гына вакыт эчендә алар кара-каршы такмак та әйтеште, “Пар табу” уенын күрсәтте, җырларга һәм биергә, тизәйткеч әйтергә дә өлгерде. Кошманның “Мизгел”е "Бәрәкәтле мич җылысы"дип исемләнгән этнографик йола-күренеш сәхнәләштерде. Хәзер йортларга газ кергән, дистә еллар үткәннән соң, авылда да мичнең нигә кирәклеген белмәячәк буын үсеп килә.Шул балалар бер күреп, белеп калсыннар дип әлеге йолага тукталганнар да инде. Мич чыгаручы кошманлылар һәм кирпеч сугучы осталар турында да мәгълүмат бирелде. Балалар мич турында табышмаклар, такмаклар,мәкальләр әйттеләр.Рәхимә әбинең мич чыгаруын ишетеп, икмәк сорап, кунакка мич иясе дә килгән иде. Әбекәй теләкләр теләп, соңыннан мичтә пешкән бәрәкәтле икмәк белән балаларны, күршеләрен һәм кунакларны сыйлады. Бер атнага сузылучы “Орчык бәйрәме”нә хас үзенчәлекләрне Борындыкның “Якты йолдызлар” фольклор коллективы күрсәтте. Күңел кылларын тибрәтеп, сәхнәдән гармун һәм тальян моңы агылды. Җор телле, шигъри җанлы борындыклылар уен коралларына кушылып җыр сузды, мөнәҗәт тә әйтте, “Арка сугыш” уенында катнашып күңел ачты. “Чәчкаб энҗеләренең” “Каз өмәсеннән соң кич утыру ” йоласын сәхнәләштерү, үзләренең авылына гына хас энҗесе, йөзек кашы булган кич утырганда каз һәм бәлеш урлау гадәте турында газетабызда чыккан иде инде. Әйтергә кирәк, коллектив бу юлы тагын да остарак уйнады. Сәхнәгә менгән татар халкы йолалары менә шулар. Активрак буласы, аларны тагын барлыйсы, исән-сау булганда авылларның ак яулыклы әбиләреннән мөмкин кадәр күбрәк өйрәнәсе иде аларны.

“Саварни” – чувашларның май чабу бәйрәме. Ул Пасхага кадәр бер атна калгач билгеләп үтелә. Кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешеп, изге теләкләр әйтешә, бер-берсеннән кичерү сорый, коймактан авыз итә. Әйлән-бәйлән, уен-көлке дә тынып тормый. Районыбыздагы бердәнбер “Палан” чуваш фольклор ансамбле үз телләрендә әнә шул бәйрәмнән күренешләр тәкъдим итте. Чуваш теле белән татар теле охшаш булсалар да, аларның күбесен хәрәкәтләрдән генә аңладым шул. Шул чагында Кече Мәменең чуваш, рус, татар телендә иркен аралашучы кешеләрен искә төшердем дә, үземнең аларның туган телен белмәвемә уңайсызландым. Эчемнән генә, “Булдырасыз!”дип әйтеп куйдым.

Чүти авылының “Чүти мишәрләре” фольклор коллективы адресына мактау сүзләре күп яңгырады бу көнне. “Игътибар иткән булсагыз, аларның биюләре дә татарча түгел, ә мишәрчә!”, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. Алар легендар якташыбыз, авылдашлары образын сәхнәгә алып менде, “Шәкүр карак өйдә булмаганда үткәрелгән аулак өй”дән күренеш сәхнәләштерделәр. Артур Поляковның быелгы махсус бүләгенә, өч мең сумлык сертификатка да алар лаек булды.

Эшкә генә түгел, җыр-моңга да оста булуларын тагын бер кат күрсәтте керәшен халкы. Аларның олысы да, кечесе дә такмак әйтә, җырлый, бии, күңел ача, сәхнәдә үзләрен иркен тота, тавышлары көр чыга. Ә киемнәре, декорацияләре.... искитмәле! Иске Тәрбитнең “Сәүдияр”ы, Олы Тәрбитнең “Тәңкәләр” белән “Гылбулары” “Май чабу”ны һәр икесе дә үзенчәлекле итеп, бер-берсен кабатламыйча күрсәтте. Иске Тәрбитнең “Яшь сәүдияр”ы “Нардуган” бәйрәменнән күренеш белән чыгыш ясады. Мәлкинең “Балтырган”ы да “Уен җырлары”н өздерде генә!

Каргалының язны озату җырларын башкарган “Сударыня” фольклор ансамбле солистлары чыгышларын “киләсе язда кабат очрашырбыз” сүзләре белән тәмамлады, “Без фестивальнең озын-озак еллар яшәячәгенә ышанабыз!” - диде алар. Олы Подберезьеның “Рябинушка”сы да кимен куймады, туйның икенче көнендәге йолаларны яңартты. Ульянковоның “Рябинушка”сы һәм Бәрлебашының “Сударушкалар”ы борынгы җырларны яңгыратты. Рус фольклор ансамбльләренең дә чыгышлары шәп иде., “Э-эх!” дип өздереп, оптимистик рухтагы такмаклар әйтүләре генә дә ни тора!

Шуңа күрә дә, фестивальдә катнашырга, иренмичә ядкарьләрне барларга стимул бар. Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләгәнче, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның барысына да рәхмәт белдерде.

-Сез бүген районыбызда яшәүче төрле милләтләрнең традицияләрен генә түгел, аларның дуслыгын да күрсәттегез, моны бары тик туган туфрагын яраткан, үз төбәгенең патриоты булган кешеләр генә булдыра ала, - диде ул.

Лидия Әхмәтова, үзенең бүләкләрен тапшырган чагында, “Халкым хәзинәсе”нең елдан-ел үсүен һәм камилләшүен әйтте. Артур Поляковның да теләкләре изге: фестивальнең исеме дә, җисеме дә матур, ул озын гомерле булсын иде, - диде.

Район һәр коллективка да акчалата бүләкләр әзерләгән. Ә фестивальнең җиңүчеләре булып – Олы Тәрбитнең “Тәңкәләр” (беренче), Борындык авылыннан “Якты йолдызлар” (икенче), Кече Мәмедән “Палан” (өченче) иҗат коллективлары билгеләнде. Гран-прига Иске Тәрбитнең “Сәүдияр” фольклор ансамбле лаек булды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100