news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында хәрби хезмәткә китүче егетләр белән очрашу булды

Очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин катнашты.

(Кайбыч, 27 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак егетләр, аларның әти-әниләре белән очрашу районда күркәм традициягә әйләнде. Шундый очрашуларның чираттагысы район Советының утырышлар залында үтте. Районда хәрби исәпкә алу бүлеге җитәкчесе Рушания Миңнуллина әйтеп узганча, язгы чакырылышта районыбызның 22 егете солдат киеме киячәк, дип яза район газетасы.

Әлеге егетләр һәм аларның әти-әниләре каршында Олы Подберезье урта мәктәбенең яшь армиячеләр хәрәкәтенең “Звезда” отряды чыгыш ясады. Алар сугыш темасына җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде, Бөек Ватан сугышы ветераннарының фронттан язган хатларын укыды. Бу авылдан Ватаныбызны сакларга 911 кеше фронтка киткән, шуларның 500дән артыгы яу кырында ятып калган. Отряд җитәкчесе Татьяна Малышева авылның бердәнбер сугыш ветераны Дмитрий Шадринның булачак солдатларга мөрәҗәгатен укыды. Очрашу район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре җырлары белән үрелеп барды. – 18 яше тулган сау-сәламәт һәр ир- егет Ватан алдында изге бурычын үтәргә тиеш. Сезне, районның лаеклы улларын, хәрби хезмәткә озатабыз, бер елдан соң каршы алырбыз. Безнең ата-бабаларыбыз да, абыйларыбыз да Ватан алдындагы бурычларын үтәгән. Сугыш чорында якты киләчәгебез өчен көрәшкән 19 ветераныбыз бар. Алар бүләк иткән тынычлык сакчылары сез. Хәрби хезмәтне намус белән узып кайтырсыз дип ышанам, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин билгеләп узганча, язгы чакырылыш 2017 елның 30 мартында башланып китте. – Федоровское мәктәбен тәмамлагач, укуымны Казан дәүләт аграр университетында дәвам иттем. Әлегә диплом алмадым, көзге чакырылышка кадәр каласым килми. Чөнки иртәрәк барсаң, иртәрәк кайтасың бит, – диде Илмас Габидуллин.

– Мин улым Сергейны хәрби хезмәткә озатам. Ул энергетика университетының икътисад факультетын тәмамлады, шулай ук тиздән диплом алачак. Армия сафларында һәр сәламәт егет хезмәт итәргә тиеш дип саныйм. Үзем хәрби бурычымны Германиядә үтәдем. Бер яктан, илебезнең төрле шәһәрләрен күреп кайтасың, икенчедән, армия – тормыш мәктәбе диләр бит. Анда күп нәрсәгә, мөстәкыйльлеккә өйрәнәсең, дуслар табасың. Тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучы буларак, укучыларны мәктәптән үк хәрби хезмәткә әзерләргә тырышабыз, – диде Хуҗа Хәсән авылыннан Альберт Перепелкин.

Совет Армиясе ветераны Илһам Хөснетдинов та булачак солдатларга, әти-⁠әниләренә теләкләрен җиткерде. Әңгәмә табын артында дәвам итте,диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100