news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе оешкан төстә үтә

Аның кысаларында 5540 кешегә вакцина ясау планлаштырыла. Район буенча 1660 кеше прививка ясаткан инде, шуларның 660ы – балалар.

(Кайбыч,  15 сентябрь, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Кайбыч районында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе оешкан төстә үтә. Аның кысаларында 5540 кешегә вакцина ясау планлаштырыла. Район буенча 1660 кеше прививка ясаткан инде, шуларның 660ы – балалар. Кайбычлылар прививка ясатуга елдан-ел җаваплырак карый, дип яза район газетасы.

– Соңгы елларда район халкының үз сәламәтлегенә игътибарлырак булуы сизелә. Гриппка каршы прививка ясау кампаниясе хәзер оешкан төстә үтә. Алданрак вакцинаны мәҗбүри дип кабул итүчеләр күбрәк булса, хәзер аны үз теләге белән салдыручылар күпчелекне тәшкил итә, – диде район үзәк сырхауханәсененең табиб-эпидемиологы Сәлидә Закирова. – Безгә балалар һәм зурлар өчен «Совигрипп”, мәктәп укучылары өчен “Ультрикс” вакциналары кайтты. Алар үзәк сырхауханә, Олы Подберезьедагы табиблык амбулаториясенә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына таратылды. Прививка беренче чиратта «риск» төркеменә керүчеләргә, шул исәптән балалар бакчасына йөрүче нәниләргә, мәктәп укучыларына, медикларга, алтмыш яшьтән өлкәнрәкләргә, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә, студентларга, хәрби хезмәткә чакырылучыларга, бала көтүче хатын-кызларга ясалачак. Әни булырга җыенучылар шуны истән чыгармасын иде: йөклелек чорында чирне авыр кичерү мөмкинлеге дүрт тапкыр арта. Сабыйны вакытыннан алда дөньяга китерү куркынычы да зур. Шуңа күрә йөклелекнең 2-3 триместрында прививка ясатырга тәкъдим ителә.

Табиб билгеләп узганча, яңа туган сабыйлар инфекциягә аеруча тиз бирешүчән, шул сәбәпле, алар янәшәсендәгеләр дә прививкалы булырга тиеш. Балаларга вакцина әти-әниләре рөхсәте белән генә ясала.

Байморза мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Ольга Лазерева әйтүенчә, ата-аналар моңа җитди карый.

– Мәктәбебездә укучыларның берсенең дә әти-әнисе прививкага рөхсәт бирми калмый, барысы да һәр ел саен ясата. Тәрбия сәгатьләрендә гриппны һәм салкын тиюне кисәтү өчен иммунитетны ныгытырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырырга, организмны чыныктырырга һәм күбрәк җәяү йөрергә кирәклеге турында сөйләшәбез, – диде ул. – Профилактиканың тагын бер ысулы – урамнан кайтып керүгә үк, кулларны һәм битне сабынлап юу икәнлеген аңлатам. Балалар туклануга да аерым игътибар бирергә, көндәлек рационга күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә, суган белән сарымсак ашарга кирәклеген яхшы белә. Прививканы үзем дә хуплыйм, аны ел да гаилә белән ясатабыз. Бер елны тормыш иптәшем Альберт ясатмаган иде, авырды. Шуннан сон ул да бер дә калмыйча ясата.

Чүтидә дүртенче баласы белән декрет ялында утыручы Гөлназ Әхмәтҗанова моңарчы вакцина ясатутуга аерым игътибар бирмәгән булса, быел карашы үзгәргән.
– Алдагы елларда балаларга да, үзебезгә дә ясатмаган идек. Быел ясатырга исәп. Чөнки гриппның куркыныч төрләре турында сөйләп, аның аяныч нәтиҗәләре турында язып торалар. Прививка ясатсаң, барыбер ышанычлырак, – диде ул.

Сәламәтлегенә битараф булмаучыларның барысы да прививканы яшәү урыны буенча теркәлгән сырхауханәдә яки ФАПта ясата ала. Вакцина ясатучының иң элек сәламәтлеген тикшерәләр. Каршылыклар булмаса гына укол салалар. Халык арасында прививкага караш төрлечә. Әмма, статистикага күз салсак, Татарстанда, 2010 елдан бирле вакцина ясаткан бер генә кешенең дә гомере өзелмәгән. Прививка үлем-китемнән генә түгел, авыруның авыр формаларыннан һәм катлауланулардан да саклый, ди табиблар. Өстәвенә, 2009-2010 елларда халыкны бик куркыткан A(H1N1) вирусы, ягъни «дуңгыз гриппы» быел да кабатланырга мөмкин. Грипп ишек шакыгач соң булуы бар, прививканы вакытында ясатыгыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100