news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр

Район үзәгендәге затлы кафеларның берсенә 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән15 пар чакырылган иде.

(Кайбыч, 14 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч район үзәгендә алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны зурладылар. Аларның барысын да районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләде, дип яза җирле басма.

"Бу бәйрәмне соңгы елларда даими уздырабыз, кайбер парларны инде икенче тапкыр котлыйбыз", – диде район башлыгы.

Гаҗәеп матур, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул! Кунаклар ныклы гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде. Мул табыннар артында, җыр-моң, уен көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100