news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Сабантуй үткәрелде

"Балачакның якты планетасы" дип исемләнгән әлеге зур бәйрәмне социаль яклау һәм мәдәният бүлекләре бергәләп оештырды.

(Кайбыч, 7 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова).  Кайбыч районында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Сабантуй үткәрелде.
"Балачакның якты планетасы" дип исемләнгән әлеге зур бәйрәмне социаль яклау һәм мәдәният бүлекләре бергәләп оештырды, дип яза район газетасы.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Сабантуйга килүчеләрнең барысын да сәламләп, болай диде:

-Шундый матур җәйге көндә үткән матур бәйрәм белән барыгызны да тәбрик итәм. Безнең районда физик мөмкинлекләре чикләнгән 65 бала бар. Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, аларның бөтенесе дә монда килә алмаган. Барыгызга да саулык телим һәм бәйрәмне үткәрүдә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтәм. Әйдәгез, бергәләп уйныйк, күңел ачыйк.

"Һәрвакыт булсын кояш" җыры белән башланып киткән Сабантуй берсеннән-берсе күңелле уеннар белән дәвам итте. Балалар кашыкка йомырка кабып йөгерде, тоннель аша чыгу уенында катнашты, көянтә белән су ташу уены да күңелләренә хуш килде, чүлмәк тә ваттылар, күзне бәйләп бүләкләр кистеләр, эстафета уеннарына кушылдылар. Ат чабышына кадәр булды хәтта. Дөрес, малайлар-кызлар агачтан кисеп ясалган атка атланып чапты, шулай да бик ошады үзләренә.

Ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итүче «Наз» хәрия фонды Президенты Нурания Сәйфетдинова бу юлы да зур-зур тартмаларда матур бүлмә гөлләре алып килгән. Кайбыч районы белән озак еллардан бирле хезмәттәшлек итүче бу олы йөрәкле кешене балалар да, аларның әти-әниләре дә яхшы белә. «Нурания ханым - безнең районыбызның әнисе» диләр аның турында. «Мин барыгыз да бары тик яхшылык кына телим, мәрхәмәтлерәк булсак иде. Шул чагында барлык эшләребез дә уңар», - диде ул, алып килгән бүләкләрен тапшырып.
Яхшылык эшләүдән берәү дә баш тартмаган.

Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова бәйрәмгә Казан шәһәреннән «Созвездие – Йолдызлык» фествалендә лауреат исемен яулаган яшьләрне дә чакырган. Алып баручы Таһир Исмәгыйлев, җырчы кызлар Александра Бушуева белән Рамилә Зиннәтуллина, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен үткәрелгән чарада катнашырга рәхәтләнеп риза булганнар. Кайбыч районына гастрольләр белән килгән Казан дәүләт аграр университеты студентлары да игелекле эшкә теләп кушылган. Алар, төрле әкият персонажлары булып киенеп, балаларны уйнатты. Социаль яклау бүлеге, халыкка мәдәни ял хезмәте курсәтү үзәге, Олы Кайбыч, Чүти мәктәбе, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы волонтерлары да Сабантуйны үткәрүчеләрнең уң кулы булды. Оештыручылар кемгә генә мөрәҗәгать итмәсен, карышып торучы булмаган, балаларга шатлык бүләк итү тәкъдимен барысы да хуплаган.

Барлык балаларның да хәрәкәтле уеннарда катнаша алмавын исәпкә алып, андыйлар өчен өстәмә «Яшь техник», «Тылсымлы тартма», «Яшь рәссам», «Китап битләрендә – кояш нуры» мәйданчыклары да эшләде. Якташыбыз, «Рәхмәт» хәрәкәте җитәкчесе Резедә Шуралева да Сабантуйга кайткан иде. Ярдәмчеләре белән төрле кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрде ул. Колаңгыдан килгән әнисе Анастасия белән килгән Вадим да әнә нинди матур открытка ясаган. Шатлыгы эчен сыймыйча, күзләрендә якты нур булып балкый.

- Шундый күңелле, бай эчтәлекле бәйрәм оештыручыларга рәхмәтем зур. Монда барысы да ачык йөзле, мөлаем, ярдәм итәргә ашкынып торалар, - диде Анастасия Валерьевна. - Уеннарда катнашып, бүләкләр отканнан сон, балаларыбызның шатлыклы елмаюын күрү шундый рәхәт! Ә әкият геройлары, җырлы-биюле тамаша барыбызга да ошады.

Сөенеч өстенә сөенеч бүләк итәрлек мизгелләр күп булды бу көнне. Бүлмә гөлләре, тәм-томнар, бүләкләрдән тыш, фитнес-туплар да тараттылар, җәйге кафеда да кунак иттеләр үзләрен. Ул бәйрәмнең җылысы күңел түрендә озак урын алып торыр әле. Иң ахырдан бергәләп, ссау-сәламәт булу теләге язылган кәгазь күгәрченнәрне, төрле төстәге шарларга бәйләп, зәңгәр күккә очырдылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100